Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда быел беренче тапкыр грипп белән авыручы булмаган


Аның каравы, Роспотребнадзор чит илдән килүчеләргә таләпләрне кырыслата.

2020-2021 елгы эпидемиологик сезонда Татарстанда грипптан авыручы ачыкланмаган. Бу хакта Роспотребнадзорның Татарстанның идарәсе башлыгы урынбасары Любовь Авдонина матбугат очрашуында белдерде.

"Моның уникальлеге шунда, грипп теркәлгәннән соң бер авыру да ачыкланмаган бердән-бер сезон булды бу", диде ул.

Русиядә дә грипп белән авыручылар санаулы булган.Авдонина хәзер чит илдән керүчеләр өчен таләпләрнең кырыслануы турында хәбәр итте. Аерым алганда, һава юлы аша гына түгел, тимер юл һәм башка транспорт чараларында Русиягә керүчеләргә коронавирустан тест тапшырырга кирәк.

16 апрельдә Роспотребнадзор 1 майга кадәр Төркия белән Танзаниядән кайтучы Русия туристларына COVID-19дан ике тапкыр тест бирергә тәкъдим итте.

"1 майга кадәр Төркия һәм Танзаниядән кайтучы Русия ватандашларына биш көн эчендә COVID-19дан ПЦР тестын кабат тапшырырга кирәк", диелә документта.

2 майдан соң әлеге таләп башка илләрдән кайтучыларга да кагылачак.

Узган тәүлектә Татарстанда 32 кеше коронавирус йоктырган. Пандемия башланганнан бирле барлыгы 19 964 очрак теркәлгән, үлемнәр саны 442 кешегә җиткән. Бүгенгә Татарстанда 192 915 кеше вакцина ясаткан. Шуларның 114 меңе икенче доза алган. Хәзер республикада "Спутник V"дан тыш, "ЭпиВакКорона" вакцинасы да китерелгән.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG