Accessibility links

Кайнар хәбәр

ФБК операторы Павел Зеленскийга твит өчен ике ел колония җәзасы бирелде


Рәшәткә артында Павел Зеленский
Рәшәткә артында Павел Зеленский

Зеленскийны эктремизмга чакыруда гаепле дип таныдылар.

Коррпуциягә каршы көрәш фонды (ФБК) операторы Павел Зеленский ике твит өчен экстремизмга чакыру маддәсе нигезендә ике ел колония җәзасы алды. Бу хакта адвокат Светлана Байтуринага сылтанып "Медиазона" яза.

Зеленскийны эктремизмга чакыруда гаепле дип таныдылар. Моңа журналист Ирина Славина үз-үзен яндырганнан соң язылган ике твит сәбәп булды.

Прокуратура операторга 2,5 ел колония сораган иде.

Павел Зеленскийны 2020 елның 15 гыйнварында тоткарладылар. Февральдә ул гаебен таныды һәм авдокаттан баш тартты. Моннан соң аны йорт сагына күчерделәр.

ФБК мөдире Иван Жданов Зеленскийга басым ясалды дип белдерде. "Мемориал" хокук яклау үзәге аны сәяси тоткын дип таныды.

Зеленскийның өч баласы бар.

(Коррупцияшә каршы көрәш фонды һәм "Мемориал" хокук яклау үзәге Русиядә "ят агентлар" дип аталган исемлеккә кертелгән. Оешмалар моның белән риза түгелләр).

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG