Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мари Илендә "Мин татарча сөйләшәм" чарасы узды


Йошкар-Олада "Мин татарча сөйләшәм чарасы"

"Мин татарча сөйләшәм" акциясе монда 2009 елдан бирле уза.

16 апрельдә Мари Иле башкаласы Йошкар-Ола шәһәрендә "Мин татарча сөйләшәм" бәйрәме узды. Мари Иле Татар мәдәният үзәге методисты, "Мин татарча сөйләшәм" бәйрәмен оештыручы Рамай Юлдаш сүзләренә караганда, татар телен популярлаштыруга багышланган акция аларда 2009 елдан бирле уза.

"Ана телем – татар теле" дип аталган республикакүләм бәйрәм республиканың Татар мәдәният үзәге бинасында узды. Бәйрәм вакытында Мари Илендә яшәүче төрле милләт вәкилләре татар телендә җырлар җырлап флешмоб уздырды. Шунда ук "150 татарча сүз" дип аталган сүзлекләр таратылды.

Йошкар-Олада "Мин татарча сөйләшәм" чарасы
Йошкар-Олада "Мин татарча сөйләшәм" чарасы

Бәйрәм татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулуга багышланган иде.

Рамай Юлдаш сүзләренә караганда, быел алар бәйрәмне иртәрәк уздырганнар, чөнки 26 апрель – Тукай туган көнендә – алар Казанда "Мин татарча сөйләшәм" акциясенең гала-концертында һәм башка бәйрәм чараларында катнашырга җыена.

17 апрельдә "Мин татарча сөйләшәм" фестивале шулай ук Чаллы шәһәрендә узачак. Быел ул шәһәр белән авыл арасында элемтә табуга багышланачак. Быелгы "Мин татарча сөйләшәм" фестивале яңа урында – Чаллының яңа театр мәйданчыгында узачак. Кич белән фестивальга яраклы, татар заманча музыка концерты да узачак.

Шимбә шулай ук Казанда "Мин татарча сөйләшәм" чарасы кысаларында узган "Татар-дозор" уены узачак. Уенда Казан мәктәпләренең укучылары катнашачак. Квестта җиңүчеләрнең исемнәре "Мин татарча сөйләшәм!" гала-концерты вакытында игълан ителәчәк.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

фикерләр (4)

XS
SM
MD
LG