Accessibility links

Медиа: 26 апрельдә Шигърият бәйрәме Казанда да узачак


Шигърият бәйрәме, 26 апрель 2019
Шигърият бәйрәме, 26 апрель 2019

Тукай бүләге ияләре дә Казанда игълан ителәчәк, диелә.

26 апрельдә Шигърият бәйрәме Казанда да, Кырлайда да узачак. Моны "Татар-информ"га Татарстан мәдәният министрлыгы матбугат үзәге хәбәр иткән. Азатлык элегрәк бәйрәмнең Кырлайга күчерелү ихтималы турында хәбәрләргә җәмәгатьчелек мөнәсәбәтен белешкән иде.

Мәдәният министрлыгы хәбәр иткәнчә, бәйрәм гадәти урынында, Тукай һәйкәле янында узачак. Тукай бүләге ияләре дә шунда игълан ителәчәк. Бәйрәмнең төгәл вакыты әлегә билгеле түгел, тик Казанда һәм Кырлайда чаралар бер үк вакытта узмаячак диелә.

Туган тел көнендә узачак чараларны мәдәният министрлыгы 21 апрель көнне матбугат чарасында игълан итәргә җыена.

15 апрель көнне ел саен Тукай туган көнне Казанда уза торган Шигърият бәйрәменең быел Казанда түгел, ә Арча районы Кырлай авылында үткәрелү ихтималы турында хәбәр таралды.

Җәмәгатьчелек әлеге ихтимал күчерүне кискен тәнкыйтьләп чыкты. Татар зыялыларының бер өлеше бу хәбәрне татарны Казаннан кысрыклап чыгаруның чираттагы күренеше дип бәяләде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG