Казанда "Акчарлак" газеты һәм "Курай" радиосы журналисты Габдерәхим (Рөстәм Юнысов) вафат. Бу хәбәрне Азатлыкка аның газетта эшләүче хезмәттәшләре раслады.
Габдерәхим озак еллар дәвамында "Курай" радиосында эшләде, кызыклы әңгәмәләр оештыруы белән танылды. Соңгы елларда ул "Акчарлак"та дин, милләт, сәясәт турында язды.
Тумышы белән Апас районы Апас авылыннан булган Габдерәхим Казанда театр училищесында укый, берничә ел Тинчурин театрында актер булып эшли. Анда "Әйдә барыйк, кызлар карыйк!" спектаклендә Әфләтүн роле белән киң таныла. Казанның 80нче мәктәбендә татар әдәбиятын укыта.
Ул үзе һәм эшчәнлеге турында ул берничә ел элек Азатлыкка әңгәмәдә сөйләгән иде. Шул чакта ул башта исеме Рөстәм булганлыгын, аннан Русия мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдиннән Мәрҗани мәчетендә Габдерахим дип куштыруын әйтте.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!