Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Татар-дозор" уенында катнашучылар Казанда хаталы татар элмә такталарын барлады


"Татар-дозор" уенында катнашучылар
"Татар-дозор" уенында катнашучылар

Уенда 150 мәктәп укучысы катнашты

Бүген, 17 апрельдә Казанда Габдулла Тукай туган көне алдыннан оештырылучы "Мин татарча сөйләшәм!" чарасы кысаларында узган "Татар-дозор" уены узды. Анда 150 мәктәп укучы катнашты.

Мәктәп укучылары 25 төркемгә бүленеп, төрле биремнәр үтәде һәм Казандагы татар телендә хаталы элмә такталарны барлады.

"Биремнәр Казан белән бәйле шәхесләргә һәм тарихи урыннарга багышланган иде. Иҗади бирем да булды – балалар урбанистика һәм экология темаларына багышланган видеороликлар эзерләде", дип сөйләде Азатлыкка уенны оештыручы Дөнья татар яшьләре форумының җаваплы сәркәтибе Зөһрә Вилданова.

Аның сүзләренчә, "Татар-дозор" үзенең төп максатыннан да читкә тайпылмаган – катнашучылар юлларында очраган хаталы татар элмә такталарын фотога төшереп барган.

Быел "Татар-дозор" барышында заманча технологияләр дә кулланылган. "Уенны без Telegram ярдәмендә алып бардык. Telegram-ботка биремнәр килде, аңа дөрес җавап биргәннән соң, икенче бирем килде. Катнашучыларга анда чыккан сүзләрдән Тукайның шигырен ачыкларга кирәк иде", дип сөйләде Зөһрә.

Быел уенга шулай ук Милли китапханә белән Татар китабы йорты да кушылды – алар үзләренең биремнәрен эзерләде.
Казанда үткән "Татар-дозор" җиңүчеләре 26 апрельдә "Мин татарча сөйләшәм!" чарасының гала-концертында игълан ителәчәк.

Казанда "Татар-дозор" уены быел 13нче тапкыр узды.

Бүген Чаллы шәһәрендә дә "Мин татарча сөйләшәм" фестивале уза. Быел ул шәһәр белән авыл арасында элемтә табуга багышлана. Быелгы "Мин татарча сөйләшәм" фестивале яңа урында – Чаллының яңа театр мәйданчыгында уза. Кичен фестиваль кысаларында татар заманча музыка концерты да уза.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG