Accessibility links

Кайнар хәбәр

Журналистларга митингларга санлы түштамга һәм QR-кодлар белән чыгарга тәкъдим ителде


Узган митингларда зыян күргән журналистлар полиция жилетларга игътибар итмәде, QR-кодлар гына сакламас дип шикләнә. 

Русия президенты каршында кеше хокуклары шурасы киңкүләм урам чараларында "нигезсез тоткарлаулар саны киметү өчен" кайбер тәкъдимнәр уйлап чыгарган. "Коммерсантъ" язуынча, шура митингларда һәм пикетларда эшләүче журналистларга яшел жилет өстеннән тагу өчен аерым бер билге ясарга тәкъдим иткән.

Кеше хокуклары шурасы әлеге билгегә саннар язарга киңәш итә һәм шулай ук журналистларга QR-кодлар тапшыру тәкъдиме белән чыга. Әлеге кодларны полиция һәм Росгвардия хезмәткәрләре тикшереп раслый алачак.

Шулай ук шура Русия журналистлар берлегенә төрле төбәкләрдә махсус проект булдыру зарурлыгын да белдерә. Әлеге проект кысаларында журналистлар һәм блогерлар митингларда эшләү өчен аккредитация алачак, ә аларның мәгълүматы махсус реестрга кертеләчәк.

Шураның журналистлар хокуклары комиссиясе әгъзалары әлеге документ турында фикер алышу булмады ди. Ләкин, газет язуынча, ул инде төбәкләргә "төшерелә башлаган".

Узган митингларда зыян күргән журналистлар полиция жилетларга игътибар итмәде, QR-кодлар гына сакламас дип шикләнә.

Апрельдә Роскомнадзор митингларда эшләүче журналистлар өчен жилет һәм түштамга төрен раслады. Түштамгага "Пресса" дип язылырга, журналистның фотосы, исем-фамилиясе, медиа атамасы, баш мөхәррирнең имзасы, бирү көне һәм гамәлдә булу вакыты кертелергә тиеш. Журналистлар шулай ук "Пресса" дип язылган яшел төстәге жилет кияргә тиеш.

Полиция һәм Росгвардия хезмәткәрләре гыйнвар-февральдә сәясәтче Алексей Навальныйны яклап узган протест чараларында журналистларны тоткарлады һәм кыйнады. Русия журналистлар берлеге мәгълүматынча, 23 гыйнвар чараларында 40тан артык, 31 гыйнварда - 60лап, 2 февральдә сигез журналист тоткарланган.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG