Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сәфәров начар хәбәрләрне федераль дәрәҗәгә чыгармаска киңәш итте


Әсгать Сәфәров
Әсгать Сәфәров

Татарстан президенты идарәсе җитәкчесе Әсгать Сәфәров начар хәбәрләрне контрольдә тоту һәм аларны федераль дәрәҗәгә чыгармау юлларын күрсәтте. Бу хакта ул 19 апрель Казанда ачылган "Интернетта хакимиятнең нәтиҗәле эше" курслары барышында белдерде.

"Бүген халык күбрәк начар хәбәр ала. Бу шартларда мәгълүмати куркынычларны кисәтү, хакимият позициясен тарафсыз күрсәтү өстенлек итәргә тиеш. Мәгълүмати корал һәм сезнең эшкә бирелүегез аша күп кенә мәгълүмати куркыныч тудыра алган очракларны федераль дәрәҗәгә чыгармаска мөмкин. Тискәре хәбәрләрне таратуны контрольдә тотарга кирәк. Сезнең кыйммәтегез артачак кына", диде Сәфәров курста катнашучы хакимият һәм дәүләт оешмалары матбугат хезмәтләре вәкилләренә.

Татарстан президенты идарәсе җитәкчесе бу курслар үз нәтиҗәсен бирер дип ышана. Татарстанга бәйле тискәре хәбәрләр җанисәп, Русия думасы сайлавында, туган телләр елы кысаларында таралырга мөмкин, дип саный ул.

"Интернетта хакимиятнең нәтиҗәле эше" курсларында 130 кеше катнаша. Бу - Татарстан хакимияте хезмәткәрләре, матбугат үзәге вәкилләре һәм хакимиятнең социаль челтәрләрендә эшләүчеләр.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG