Accessibility links

Кайнар хәбәр

Колумбия үзенең һава киңлегенә ФСБ штабы очкычы керүенә протест белдерде


Ил-96-400ВПУ очкычы
Ил-96-400ВПУ очкычы

Колумбия тышкы эшләр министры Русиядән әлеге хәл турында оператив җавап көтүен әйтте. Русия моңарчы да бу илнең һава киңлеген бозган булган.

Колумбия җитәкчелеге Русия очкычының ил күге чикләрен бозып керүенә каршы Русиянең Боготадагы илчесе Николай Тавдумадзе исеменә протест мөрәҗәгате юллады. Русиянең әлеге очкычы ФСБ идарәсенең һава штабы Ил-96-400ВПУ булып чыккан. Әлеге очкычны озатып бару өчен һавага Колумбия хәрби очкычы күтәрелгән.

Бу хәл 19 апрельдә Кариб диңгезе өстендә булган дип хәбәр итә Колумбия хәрби көчләре. Русия очкычына каршы Колумбия хәрби-һава көчләренең "Кфир" истребителе менгән. Русия очкычы Мәскәүдән очкан һәм үзенең очышы турында алдан әйтеп куйган булган, ләкин ул һава киңлегенә башка районда кергән. ФСБ штабы Кариб диңгезе өстендә нинди максат белән очканы, ул кая юнәлгәне хәбәр ителми.

Колумбия хакимияте Русия хәрби очкычлары илнең һава киңлеген элек тә бозуын искәртә. 2020 елда ике тапкыр, 2013 елда ике тапкыр шундый хәл булган диелә. Әлеге очракларда болар Русиянең шартлаткыч ташлаучы очкычлары булып чыккан.

Колумбия тышкы эшләр министры Клаудия Блум сүзләренчә, Богота Русия һава көчләренең илнең һава киңлеген "җитди һәм системлы бозулары" кабатланмаячагына гарантияләр алырга тели. Бу турыда Блум тышкы эшләр министрлыгы Twitter-ындаязып чыкты. Русия илчесенә Мәскәү тарафыннан оператив җавап булуының әһәмияте турында белдерелде, диелә.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG