Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русияләрне иң куркыткан әйбер – протестларда полиция һәм мәхкәмә гамәлләре


Мәскәүдә Алексей Навальныйны яклау чарасында, архив фотосы
Мәскәүдә Алексей Навальныйны яклау чарасында, архив фотосы

Халыкта курку тудырган сәбәпләр арасында "бүреләр ябырылуы" һәм "революция һәм тирән үзгәрешләр" дә күрсәтелгән.

2021 елның беренче чирегендә русияләрне иң куркыткан нәрсәләр ачыкланган. Беренче чиратта, кешеләрне полиция һәм мәхкәмәләрнең протестлар белән бәйле кыланышлары куркытуы билгеле булган. "Борчылуларның илкүләм индексы" дип аталган сораштыруны Иҗтимагый багланышлар үсеше ширкәте уздырган дип яза "Коммерсантъ".

Икенче урында "бүреләр ябырылу"дан курку, өченче урында – оппозиция вәкиле Алексей Навальный тирәсендәге хәл аркасында инкыйлаб һәм тамырыннан үзгәрешләр булу куркыта дигән җаваплар булган.

Тикшеренү күрсәткәнчә, бу елның башында социаль челтәрләрдә хокук яклау органнары һәм мәхкәмәләргә карата начар сүзләр әйтү кискен арткан, шулай ук кулланучылар протест акцияләре илдәге тотрыклылыкны какшатуга юнәлгән, бу исә киңкүләм чуалышларга, Конституция нигезләрен җимерүгә һәм "төсле революциягә" китерергә мөмкин дип курыккан. Бу турыда күбрәк Мәскәү, Петербур, Түбән Новгород өлкәсе кешеләре сөйләшкән.

ВЦИОМ мөдире Валерий Федоров "Коммерсант" белән әңгәмәсендә протестлар вакытында борчылу хисе халыкның либераль өлешендә актив күренә дип сөйләгән. Бу катлам кешеләр Көнбатыш белән аралар начараюын авыр кабул итә диелә. Шулай ук Навальныйның төп аудиториясе булып торган яшьләрдә дә борчылу хисе нык сизелә диелә.

"Бүреләр ябырылуы" һәм су басудан әлеге проблемнар килеп туган төбәкләрдә яшәүчеләр курка. Аерым алганда, Архангельски, Омски, Смоленски, Псков, Мәскәү өлкәләрендә, шулай ук Коми, Карелия, Бурятиядә халык күңелендә шундый курку яши.

Моннан тыш, русияләр азык-төлеккә бәя арту, дәүләтнең социаль челтәрләргә басымы, Русиянең АКШ белән мөнәсәбәтләре кискенләшү, Донбасста ызгыш һәм коронавирус таралуыннан курка.

Узган елның ахырында Русияләр тормыш дәрәҗәсе төшүдән, COVID-19 таралуы аркасында тиешле медицина ярдәме ала алмаудан, вакцина ясатуның начар нәтиҗәгә китерү ихтималыннан курыккан булган.

"Борчылуларның илкүләм индексы" медиада яңалыклар һәм социаль челтәрләрдәге иң нык таралган темаларны ачыклый һәм аларның рейтингын төзи.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG