Accessibility links

Кайнар хәбәр

Грета Тунберг коронавируска каршы вакцина өчен 100 мең евро биргән


Грета Тунберг
Грета Тунберг

Әлеге акча фәкыйрь илләргә  COVID-19дан вакцина сатып алу өчен ярдәм итәчәк.

Швед экоактивисты Грета Тунберг үзенең иганә фонды аша Дөнья сәламәтлек саклау оешмасына коронавирустан вакцина ясатуга һәркем тигез хокуклы булуын тәэмин итү өчен 100 мең евро биргән. Бу акча COVAX проекты өчен кулланылачак. Ул фәкыйрь илләргә COVID-19дан вакцина сатып алуда ярдәм итә.

Дөнья сәламәтлек саклау оешмасы брифингында Тунберг бай илләр яшь һәм сәламәт кешеләргә вакцина ясый, ә хәерче илләрдә авыру һәм өлкән яшьтәгеләргә дә юк дип тәнкыйть белдерде.

Тунберг аның иганә фондына акча бүләкләүләр һәм китаплар өчен гонорарлардан килә диде. Активист сүзләренчә, ул үз эшчәнлеге өчен акча алмый һәм хәйриячелек белән кызыксынмый.

COVID-19 пандемиясе башланганнан бирле дөньяда 142 миллионнан артык коронавирус йоктыру очрагы теркәлгән. Барлыгы өч миллионнан артык кеше үлгән. Дөнья сәламәтлек саклау оешмасы вакцина инфекция таралуга каршы көрәшүнең төп юлы дип саный. Вакцина ясатучыларның иң күбе Израиль, АКШ, Британиядә. Оешма Европа берлегендә вакцина ясату темпларының түбән булуына тәнкыйть белдерә. Әлеге вакытта Европа илләрендә вакцинаны өлкәннәр, медиклар һәм кайбер авырулар гына ясата ала.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG