Accessibility links

Кайнар хәбәр

АИГЕЛ "Мин татарча сөйләшәм!" концертында үзенең татарча альбомын тәкъдим итәчәк


АИГЕЛ Казанда чыгыш ясый.
АИГЕЛ Казанда чыгыш ясый.

Акция гадәттәгечә 26 апрель – татар халык шагыйре Габдула Тукай туган көнендә Казанда уза. 

"Мин татарча сөйләшәм!" чарасының Бауман урамындагы концертында Русиядә танылган җырчы Айгөл Гайсина (АИГЕЛ) үзенең татарча альбомын тәкъдим итәчәк. Бу турыда Азатлыкка Дөнья татар яшьләре форумы рәисе Ленария Мөслимова әйтте. Акция гадәттәгечә 26 апрель – татар халык шагыйре Габдула Тукай туган көнендә Казанда уза.

Яңа формат татар музыкасы башкаручылар концертында быел Juna, THE КАМ, Карт Аяк, Gauga, qaynar, Мурад Әл-Әнси, Taraf, Марат Сөләйманов, Илгиз, ОММАЖ, Зәринә, Усал, Нурбәк Батулла һәм башкалар да чыгыш ясаячак.

Ел саен "Мин татарча сөйләшәм!" акциясе кысаларында татар телен хөрмәт итмәүчеләргә "Тяжело с татарским" антипремиясе тапшырыла, шулай ук "Ә" премиясе бирелә һәм "Татар-дозор" квест-уенының җиңүчеләре бүләкләнә.

Чаллыда туып үскән һәм иҗатын шунда башлаган Айгөл Гайсина берничә ел элек "Татарин" хиты белән Русия тыңлаучысына танылды. Җырның клибын YouTube-та 70 миллионнан артык кеше караган. Узган елның декабрендә АИГЕЛ "Пыяла" дип аталган татар телле альбомын чыгарды, ул аның иҗатында дүртенче альбом булды. "Мин кайбер әйберләрне бары туган телемдә генә әйтергә теләгәнемне аңладым. Русча никадәр ихлас язсам да, һәрвакыт ниндидер читләтү кала" дип сөйләгән иде Айгөл Гайсина үзенең татарча альбомы хакында.

Февраль башында Аигел "Пыяла" җыры белән Беренче каналның "Вечерний Ургант" тапшыруында катнашты. Аның алып баручысы Иван Ургант берничә татар сүзенең урысчага тәрҗемәсен китерде, "пыяла – это стекло", дип аңлатты.

Узган елны Айгөл Гайсина Нью-Йоркның урыс телле кешеләренә коронавирус турында кисәтү мөрәҗәгатен яздырган иде.

"Мин татарча сөйләшәм!" чарасы быел 16нчы тапкыр уза. Былтыр ул пандемия аркасында онлайн форматта үтте. Яшьләр биш сәгать дәвамында җырлады, татар телен санга сукмаучыларны барлады, аралашты һәм күңел ачты.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG