Accessibility links

Кайнар хәбәр

DOXA журналистларын яклау чарасына Казан да кушылды


Мәскәүнең Басманный мәхкәмәсе бинасы янында элек узган ялгыз пикет
Мәскәүнең Басманный мәхкәмәсе бинасы янында элек узган ялгыз пикет

Казанда җаваплылыкны үз өстенә алучы (поручительство) кәгазьләр җыю башланды.

DOXA бәйсез студентлар медиасы Казанда җаваплылыкны үз өстенә алучы (поручительство) кәгазьләр җыю турында игълан итте. Шәһәр кешеләренә берничә кәгазь тутырып басма мөхәриррләренә билгеләнгән шартларны үзгәртүдә ярдәм итәргә тәкъдим ителә.

"Җаваплылыкны алу турында шәхси имзалар һәрвакыт диярлек, теге яки бу күләмдә, җинаять эшләре кәгазьләренә беркетелә һәм эшне тулысынча туктатмаса да, ким дигәндә тикшерү һәм мәхкәмә процессында җиңелрәк карарлар билгеләнүгә ярдәм итә", ди басма сәхифәсе.

DOXAның хезмәткәрләре әлеге җаваплылыкны үз өстенә алу кәгазьләрен мәхкәмәгә аппеляция каралганда тапшырырга уйлый. Аларны җыю инде Мәскәү, Петербур, Екатеринбур һәм Пермьдә бара. Казанда ул 22 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.

14 апрельдә Мәскәүдә DOXA журналын чыгаручы дүрт студентның өйләрендә, кайберләренең ата-аналарында, журнал редакциясендә тентү узды, алардан сорау алдылар. 15 апрель Басманный районы мәхкәмәсе Армен Арамян, Владимир Метелкин, Наталья Тышкевич һәм Алла Гутниковага "кайбер гамәләрне тыю" турында хөкем карары чыгарды. Бу карар "балигъ булмаган затны аның тормышына куркыныч тудыручы гамәлләр кылуга җәлеп итү" маддәсе нигезендә ачылган җинаять эше кысаларында чыгарылды. Карар нигезендә дүрт мөхәрриргә 00:00 сәгатьтән һәм 23.59га кадәр өйләреннән чыгу, моннан тыш, интернет куллану тыела. Бу карар 14 июньгә кадәр гамәлдә була. "Аерым бер гамәлләрне тыю" дип аталса да, чынлыкта бу өй сагына куюны аңлата. DOXA мөхәррирләре май ахырына кадәр һәр эш көнендә диярлек полиция бүлегенә сорау алуга килергә тиеш була.

Тикшерү фаразынча, 23 гыйнварда DOXA журналистлары интернетта видеороликта студентларга аларның Навальный яклы протест чараларында катнашулары өчен уку йорты җитәкчелеге институттан куу белән янавы канунсыз дип сөйләгән. Роскомнадзор журналның әлеге роликны алып куюын таләп иткән, журнал моны үтәгән. Шуңа карамастан, шушы ролик аркасында җинаять эше ачылган.

DOXA – бүгенге көн университеты турында бәйсез студентлар журналы, ул Русиядә һәм дөньяда мәгариф өлкәсендәге кискен проблемнарны яктырта.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG