Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда активист Руслан Нуртдинов тоткарланган


Руслан Нуртдинов
Руслан Нуртдинов

Нуртдиновны полиция бүлегенә алып киткәннәр.

Башкортстанда полиция Кушнаренко авылы янында активист Руслан Нуртдиновны тоткарлаган һәм Уфаның тугызынчы полиция бүлегенә алып киткән. Бу хакта Нуртдинов Facebook битендә яза.

Нуртдинов элегрәк аның өе янында күзәтүчеләр торуын да язган иде.

Уфада 23 һәм 31 гыйнварда оппозиция сәясәтчесе Алексей Навальный һәм башка сәяси тоткыннарны азат итү таләбе белән узган протестлардан соң Руслан Нуртдинов да ун һәм җиде тәүлек сак астында утырып чыккан иде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG