Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия шәһәрләрендә Навальныйны яклау чаралары уза, йөзләгән кеше токарланды


Казан шәһәре
Казан шәһәре

Навальныйны яклау чаралары Уфа һәм Казан шәһәрләрендә дә уза.

Idel.Реалии хәбәр итүенчә, Казандагы протест чараларында дистәләрчә кеше тоткарланган. Әмма төгәл саннар әлегә билгеле түгел. "Овд-Инфо" Уфада 54 кешенең тоткарлануын белдерә.

21 апрельдә Русия шәһәрләрендә колониядә утыручы оппозиция сәясәтчесе Алексей Навальный яклап урам җыеннары узды. Хакимиятләр аларны ризасызлык чараларын рөхсәт итмәде. Митинглар алдыннан полиция активистлар һәм журналистларны тоткарлады. Мәскәүдә 18:00 сәгатькә 218 кеше тоткарланган дип хәбәр итә ОВД-Инфо.

Уфа шәһәре
Уфа шәһәре

Уфада Азатлык хәбәрчесе мәгълүматынча, чарага 1500ләп кеше чыккан. Алар шәһәр урамнары буйлап йөреш оештырды. Анда 32 кеше тоткарланган ди ОВД-Инфо.

РИА Новости мәгълүматларынча, Башкортстан башкаласында 50 кеше тоткарланган.

Уфадагы тоткарлау:

Казанда полиция Бауман урамының бер өлешен япты.

Казанның Бауман урамы
Казанның Бауман урамы

Idel.Реалии Казандагы протест чарасыннан җанлы видео тәкъдим итә. Татарстан башкаласында полиция ризасызлык белдерүчеләрне тоткарлый.

Чаллыдагы протест чарасында катнашучы әйтүенчә, анла 200ләп кеше чыккан. Полиция хезмәткәрләре исә ике мәртәбә күбрәк.

Чуашстан башкаласы Чабаксар:

Киров шәһәреннән дә җанлы видео бар:

Митинглар Ерак Көнчыгышта башланды. Владивостокта халык ялгыз пикетларга чыкты. Соңрак кешеләр үзәк урамнар буйлап атлаган. 500-600 кеше катнашкан диелә.

Новосибирскида протест чарасына 2 меңләп кеше чыккан.

Митинглар чит илләрдә дә уза. Австралиядә җирле халык Сиднейда Русиянең баш консуллыгы янына җыелган. АКШта Навальныйны яклау чарасы Сиэтлда узды. Митинглар шулай ук Сан-Франциско, Токио һәм Римда үткәрелгән.

  • 31 марттан бирле колониядә ачлык тотучы Алексей Навальный тарафдарлары аны яклау чарасы турында игълан итте. Навальный үзе янына бәйсез табиб кертүне сорый. Элегрәк табиблар сәясәтченең сәламәтлеге бик тиз начарая дип белдергән иде.
  • Русия Баш прокуратурасы һәм тышкы эшләр министрлыгы килештерелмәгән митингларда катнашу ярамаганлыгын кисәтте, киңкүләм чуалышлар турында җинаять маддәсе белән куркытты.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG