Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ Конгрессында Беларус халкына ярдәм турында резолюция кабул ителде


Документта Александр Лукашенка режимы белән килешмәүче ватандашларга каршы репрессияләр, шул исәптән, журналистларны эзәрлекләү очраклары турында әйтелә.

АКШ Конгрессының Вәкилләр пулаты "Беларус халкын һәм аның демократиягә омтылышларын яклап һәм сайлаулар нәтиҗәләрен ялганлау һәм шуннан соң Александр Лукашенканың легитим булмаган режимы тарафыннан протестларны кырыс бастыруны хөкем итү йөзеннән" резолюциясе кабул итте.

"Америка авазы" хәбәр иткәнчә, документны Конгресс әгъзаларының зур күпчелеге һәм ике фирка вәкилләре дә хуплаган. 355 кеше резолюция өчен тавыш биргән, 69 кеше каршы булган, биш кеше тавыш бирү вакытында утырышта булмаган.

Резолюциядә Лукашенка режимы белән килешмәүче Беларус ватандашларына, шул исәптән протестлар вакытында күп тапкырлар тоткарланган журналистларга каршы репрессияләр булуына дәлилләр китерелә. Бәйсез матбугатның берничә вәкиле төрмәгә утыртылды, кайберләре тикшерү изоляторында утыра диелә.

Документта популяр блогер, Азатлык радисының Беларус редакциясе хезмәткәре Игорь Лосик та телгә алына. Ул 300 көн дәвамында тикшерү изоляторында утыра, аны киңкүләм чуалышлар оештыруда гаеплиләр. Аның мәхкәмәсе әле булмады. Алты атна дәвамында ул протест йөзеннән ач торды.

Азат Европа Радиосы/Азатлык радиосы президенты Джейми Флай чәршәмбе тагын бер кат Лосикны кичекмәстән азат итәргә чакырды. Ул Лукашенканың бәйсез матбугатка, шул исәптән журналистларының рәсми аккредитациясе алынган РСЕ/РС оешмасына каршы "репрессияләр кампаниясен" хөкем итеп чыкты.

Вәкилләр пулаты карарында АКШның Беларуста президент сайлаулары нәтиҗәләрен танымавы ассызыклана. Бу сайлаулар "ирекле дә, гадел дә булмады" диелә. АКШ Беларуста хакимиятнең тыныч юл белән күчүе турында сөйләшүдә катнашу өчен оппозициядәге Координация шурасын легитим орган буларак таный, диелә. Текстта шулай ук Минскига каршы чикләүләр сәясәтен Европа берлеге илләре һәм башка беректәш илләр белән бергәләп килешеп алып баруга чакыру да бар.

Резолюция киңәш сыйфатында кабул ителде. АКШ идарәсе Беларус президенты сайлаулары нәтиҗәләрен шулай ук танымады. Дүшәмбе Дәүләт департаменты Беларусның берничә дәүләт ширкәтенә каршы чикләүләр кертүен игълан итте.

Күптән түгел Александр Лукашенка АКШ хакимиятен аңа һөҗүм оештыруда гаепләде. Аның сүзләренчә, сәяси дошманнары Америка махсус хезмәтләре ярдәмендә аңа каршы фетнә әзерләгән. Әлеге сүзләрне чәршәмбе Федераль җыенга юлламасында Русия президенты Владимир Путин да хуплады. 22 апрельдә Лукашенка һәм Путин Мәскәүдә очрашачак.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG