22 апрельдә Пензада "Пенза крае татарлары тарихы" ("История татар Пензенского края") китабы тәкъдим ителде. Әлеге китап җиде томнан торачак, бүгенгә кадәр аның өч томы дөнья күргән.
Китапның авторларының берсе Рәшит Алюшев сөйләгәнчә, беренче дүрт том татар-мишәрләр һәм Пенза өлкәсе татар авыллары тарихына багышланган. Ике томда өлкәдәге ислам тарихы, соңгы, җиденче томда архив кәгазьләре басылачак. Китапны әзерләү вакытында барлыгы 19 мең архив документы җыелган, аларны Сарытау, Самар, Пенза, Уфа, Ульян һәм башка шәһәрләрнең архивларыннан алганнар.
Рәшит Алюшев сүзләренчә, китапта моңарчы беркайда да чыкмаган архив документлары дөнья күргән.
Китапның үзенчәлеге шунда: ул Пенза өлкәсендәге 40тан артык татар авылы тарихын тасвирлап кына калмый, Алтын Урда вакытлары, кыпчаклар һәм Касыйм ханлыгы чорларыннан алып бөтен татар-мишәрләр тарихын сөйли. Беренче томның аерым бүлеге Урта Идел буе һәм Урал яны татар-мишәрләре төркеменә багышлана.
Китапта татар-мишәрләрнең йолалары, мәдәнияте, мифлары һәм мәгърифәте дә тасвирланган.
Рәшит Алюшев Азатлыкка сөйләгәнчә, китап Пенза өлкәсендә яшәүчеләргә генә түгел, башка төбәк татарларына да кызыклы һәм файдалы булыр, чөнки мишәрләрнең Русия буйлап таралуы нәкъ менә Пенза өлкәсеннән башланган. Пенза төбәге хәзерге Пенза өлкәсен генә түгел, хәзерге Мордовия һәм күрше районнарны да үз эченә алган. "Петр Беренче вакытында татарлар чукындыруны кабул итүдән баш тарткач, алар туган җирләреннән куыла һәм үзләренә Самар, Ульян өлкәләреннән, Урал яныннан (хәзерге Башкортстан) яңа җирләр эзләргә мәҗбүр була. Шуңа да, әлеге җирләрдә татарлар тарихы белән кызыксынучыларга да безнең китап файдалы булыр" дип сөйләде китап авторларының берсе Рәшит Алюшев.
Китапның тагын бер үзенчәлеге – ул легенда һәм аксакаллар сөйләгән риваятьләргә түгел, ә тулысынча архив документларына нигезләнеп язылган. Китапка мәгълүмат туплау 2016 елда ук башланган булган.
Майда "Пенза төбәге татарлары тарихы" китабын Казанда да тәкъдим итәргә планлаштыралар. Китапның беренче томын "Литрес" электрон китапханәсендә сатып алырга була.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!