Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанга чит илдән ватандашлар кайтару програмы озайтылган


Татарстан башкаласы Казан шәһәре
Татарстан башкаласы Казан шәһәре

2019 елдан 2025 елга кадәр барлыгы 1050 кешегә һәм аларның гаилә әгъзаларына республикага күченеп кайтуда ярдәм күрсәтеләчәк, моңа биш миллионга якын акча бирелә.

Татарстанга чит илдән ватандашларны ихтыяри кайтару програмы 2025 елга кадәр озайтылган. Моңа кадәр Татарстан хөкүмәте аны 2019-2022 елларга раслаган иде. Алты ел эчендә республикага барлыгы 1050 кеше күченеп кайтыр дип көтелә, аларга ярдәм күрсәтү өчен 4,96 млн сум бүленәчәк.

Татарстан хөкүмәте чыгарган документтан күренгәнчә, узган елда чит илдән ватандашларны кайтаруга 1,2 миллион сум тотылган. 2021 елда 1,1 миллион сумлык ярдәм күрсәтелер дип көтелә.

Бу програмны тормышка ашыруга бүленәчәк 4,96 миллион сумнан 2 млн сумы Татарстан казнасыннан, 2,9 миллионы федераль бюджеттан биреләчәк диелә.

Програм кысаларында Татарстанга күченәсе ватандашларның җидесе галим булып, фәндә тикшеренүләр белән шөгыльләнергә тиеш була. Кайтучылар арасында урта яки югары белемле кешеләр 40 проценттан да ким булмаска, республикага кайткач эшкә урнашучылар саны 70 проценттан да ким булмаска тиеш диелә.

Әлеге програм белән кайтучыларга өстәмә гарантияләр, социаль ярдәм чаралары, шул исәптән вакытлыча торак биреп тору һәм торак белән тәэмин итүдә булышлык итү дә каралган.

90нчы елларда Үзбәкстаннан Татарстанга кайткан Айрат Габдуллин элек төрле програмнарга, вәгъдәләргә ышанып кайткан татарларның эшсез йөрүен әйткән иде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG