Accessibility links

Кайнар хәбәр

Узган ел Татарстанда җыелган салымның 71 проценты Мәскәүгә киткән


Республикада барлыгы 879 млрд сум салым җыелган.

2020 елда Татарстанда җыелган салымнарның 71 проценты Мәскәүгә юлланган. Бу хакта Татарстан премьер-министры Алексей Песошин Дәүләт шурасы утырышында белдерде. Ул узган елга хөкүмәт башкарган эшкә хисап тотты.

"Татарстанда 879 млрд сум салым җыелды. Шуларның 71 проценты федераль бюджетка юлланды. Үзебезнең керем чыганакларын компенсацияләү максатыннан өстәмә 22 млрд сум күләмендә федераль трансфертлар бүлеп бирелде. Шулай ук 2 млрд сумлык федераль бюджет кредиты белән безнең бюджетка ярдәм иттеләр. 2020 елда Татарстан Русия бюджетына булган бурычын кайтару вакытын озайту мөмкинлегеннән файдаланды. Бу киләсе елларда республика бюджетын алып баруда эшне җиңеләйтәчәк", диде ул.

2020 елда пандемия башлану сәбәпле Татарстан бюджетының кереме кимеде. Ел дәвамында барлыгы 255 млрд сум җыелган. Бу 2019 ел белән чагыштырганда 44 млрд сумга азрак.

Песошин белдергәнчә, 2021 елның беренче өч аенда Татарстан бюджетының керем-чыгым өлеше планлы рәвештә алып барыла. Республиканың берләштерелгән бюджетына 65 млрд сум акча күчерелгән. Бу узган елның беренче кварталы белән чагыштырганда 22 процентка күбрәк. Аеруча, табышка салым 64 процентка артуын теркәгәннәр.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG