Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан мәхкәмәләре 21 апрель протестларында тоткарланучыларга каршы 90га якын эш караган


Казандагы протест чарасы
Казандагы протест чарасы

Казанда һәм Чаллыда тоткарланучыларның күпчелегенә килешенмәгән митинг уздыру кагыйдәләрен бозган өчен штраф сугылган.

Татарстан мәхкәмәләрендә 21 апрель Русия оппозиционеры Алексей Навальный яклы протест чараларында тоткарланучыларга хөкем карарлары чыгарылды. 22 апрельдә Казанда һәм Чаллыда барлыгы 90га якын эш каралган. Бу сан "Правосудие" дәүләт автоматлаштырылган системы сайтында күренә.

Казанда – 83, Чаллыда алты эш каралган диелә. Казанның Вахитов районында 23 эш каралып, шуларның алтысында 10шар мең сум штраф сугылган, бер кешегә – Артур Гиматдиновка сигез тәүлек сак астына кую җәзасы бирелгән. Бу очракларның барысында да "митинг оештыру яки уздыру кагыйдәләрен үтәмәгән өчен" маддәсе нигезендә карар чыгарылган.

Навальный штаблары җитәкчесе Леонид Волков митингны 21 апрельдә узачак дип игълан иткәннән соң, Мәскәүдә, Петербурда һәм Русиянең башка шәһәрләрендә кичке җидедә урам чаралары узды. "ОВД-Инфо" хәбәренчә, ул чараларда Русия буйлап 1901 кеше тоткарланган. Иң күбе Петербурда — 823 кеше. Тоткарлаулар саны белән Уфа икенче, Казан өченче урында.

• 31 марттан бирле колониядә ачлык тотучы Алексей Навальный тарафдарлары аны яклау чарасы турында игълан итте. Навальный үзе янына бәйсез табиб кертүне сорый. Элегрәк табиблар сәясәтченең сәламәтлеге бик тиз начарая дип белдергән иде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG