Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин 1-10 май көннәрен Русиядә ял көннәре дип игълан итте


Роспотребнадзор ​​​​​​​башлыгы, яллар өзелсә, русиялеләр күп хәрәкәт итәргә мәҗбүр булачак дип белдерде.

Русия президенты Владимир Путин май бәйрәмнәре арасындагы көннәрне ял көннәре итеп игълан итәргә ризалашты. Мондый үтенеч белән аңа Роспотребнадзор мөрәҗәгать итте. Путин бу турыда карарны якын арада имзаларга вәгъдә итте.

"Моны кирәк дип саныйсыз икән, яхшы, шулай эшләячәкбез дә", диде Путин оешма мөрәҗәгатенә.

Роспотребнадзор башлыгы Анна Попова ял көннәренең өзелүе аркасында русияләрнең күп хәрәкәт итәргә мәҗбүр булачагын, бакчалардан шәһәргә кайтачакларын, вирус таралуын активлаштыра алуын белдерде.

Шулай итеп, май бәйрәмнәрен исәпкә алып, Русия ватандашлары 1 майдан алып 10 майга кадәр ял итәчәк. Моңарчы 4-7 май көннәре эш көннәре булырга тиеш иде.

Соңгы тапкыр Русия президенты өстәмә ял көннәрен 2020 елның апрелендә игълан иткән иде. Коронавирус пандемиясе сәбәпле 29 мартта башта бер ял атнасы игълан ителсә, аннары ул 11 майга кадәр сузылган иде. Ял көннәре булуына карамастан, хосусый оешмаларның күпчелеге ул вакытта эшен дәвам итте.

Рәсмиләр китергән саннарга күрә, соңгы тәүлектә Русиядә коронавирусны 8849 кеше йоктырган, 9407 кеше сәламәтләнгән, 398 кеше үлгән. Бөтен пандемия дәвамында, рәсми статистикага күрә, 4,74 млн кеше авырган, 107,5 мең кеше үлгән.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG