Accessibility links

Кайнар хәбәр

Халыкара татар теле олимпиадасында АКШтан Нури Чапаноглы җиңү яулаган


Җиңүчеләрне Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов котлый
Җиңүчеләрне Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов котлый

Нури Сан-Францискодагы Америка төрек-татар оешмасының элекке рәисе Җүнәйт Чапаноглының улы.

Татар теле һәм әдәбиятыннан халыкара олимпиадада Гран-прига Татарстанның Әгерҗе районы Исәнбай мәктәбеннән Гөлназ Мөэминова, Чуашстанның Батыр районыннан Айнур Сабирҗанов, АКШның Калифорния штатында яшәүче Нури Чапаноглы лаек дип табылган. Бу хакта Татар-Информ хәбәр итә.

Нәтиҗәләрне Бөтенрусия туган тел укытучылары форумында игълан иткәннәр. Анда Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашкан.

Гран-при иясе Нури Чапаноглы видеоэлемтә аша олимпиаданы оештыручыларга, гаиләсенә рәхмәт әйткән.

Нури Америка төрек-татар оешмасының элекке рәисе Җүнәйт Чапаноглы улы. Җүнәйт әфәнде 2015 елда 73 яшендә Сан-Францискода вафат булды.

Халыкара абруй казанган галим соңгы елларын гаиләсенә һәм Сан-Францискодагы татар тормышына багышлады. Хәләл җефете Диларә ханым һәм башка активистлар белән алар андагы чараларының төп оештыручылары булды. Татар дөньясында иң абруйлылардан саналган диаспораның тормышы ул вакытта нәкъ шушы гаилә тирәсендә барды. Җүнәйт әфәнденең рәислек елларын хәзер күпләр оешманың иң актив чоры дип искә ала.

Олимпиадада җиңгән Чуашстаннан Айнур Сабирҗанов үз җиңүен барлык милләттәшләрнең, укытучыларның уртак уңышы дип атаган.

Гөлназ Мөэминова татарча белем алуына бәхетле булуын әйткән.

Олимпиадада чит илләрдән Финляндия, Канада, Германия, Төркия, Казакъстан, Япония, Үзбәкстан, Кыргызстан, Эстония, Франция, АКШ, Азәрбайҗаннан 28 кеше катнашкан.

Быел пандемия белән бәйле чикләүләр аркасында, чит илләрдән катнашучылар олимпиада сынауларын онлайн узган.

Халыкара татар теле олимпиадасы 2012 елдан бирле үткәрелә.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG