Accessibility links

Кайнар хәбәр

Навальный ачлык тотуын туктата


Алексей Навальный
Алексей Навальный

Навальный ачлыкны 31 марттан бирле тотты.

Русия оппозиция сәясәтчесе Алексей Навальный ачлык тотуны туктатырга булган. Бу хакта ул социаль челтәрдә язды.

"Кичә табиблар ачлык тотуны туктату өчен без җитәрлек нәрсәгә ирештек дигән белдерү чыгарды. Шулай ук аларның анализларны бәяләгәннән соң "кыска вакыт эчендә исән калмас" дигән сүзләре игътибарга лаек булып тоела", дип язды ул.

Навальный февральдән бирле Владимир өлкәсе Покров шәһәрендәге 2нче төзәтү колониясендә утырды. Мәхкәмә аны сигез ел элек ачылган "Ив Роше" эше нигезендә өч ел ярымга ирегеннән мәхрүм итте. Аңа кадәр Европа кеше хокуклары мәхкәмәсе әлеге эшне хокук бозып ачылган дип таныган иде.

Колониядә Навальныйның сәламәтлеге кинәт начарайды. Март ахырынан ул ачлык тотты. Ул тиешле медицина ярдәме ала алмавына һәм шул ук вакытта аның янына дәвалаучы табибын кертмәүләренә протест йөзеннән ачлык игълан итте. Соңрак ул хастаханәгә күчерелде.

Навальный штабы 21 апрельдә сәясәтчене азат итү өчен акцияләр уздырды. Чаралар Русиянең барлык зур шәһәрләрендә үтте.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG