Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда ФСБ тарафыннан террорчыларга акча күчерүдә шикләнелүче тоткарланган


Гомум фото
Гомум фото

Тоткарланучыга 32 яшь. ФСБ әйтүенчә, ул акчаны 2014 елда күчергән.

Җомга көнне Казандагы Гаврилов урамында терроризмны финанслауда шикләнелгән кеше кулга алынган. Бүген, Казанның Совет районы мәхкәмәсе аны өй сагына кую карарын чыгарды.

"Реалное время" үз чыганакларына таянып язуынча, ФСБ өй сагына хөкем ителгән 32 яшьлек Ленар Нәҗмиевне Сүриядә Русиядә тыелган "Джабхат-ән-Нусра" террористик оешмасы белән бәйле дип саный һәм ким дигәндә ике тапкыр андагы танышына һәм аның хатынына акча җибәргән дип бара.

Акча инде 2014 елда ук күчерелгән булган һәм аның күләме 15 500 сумны тәшкил иткән.

Куәт оешмалары Нәҗмиев радикал ислам тарафдары дигән фикердә.

Нәҗмиев белән таныш булган блогер Рәсүл Тавдиряков үз Facebook битендә язуынча, тоткарланучы интернеттан йберләрен алу-сату белән шөгыльләнгән һәм товар алу өчен акча җибәргән булуы ихтимал.

Кичә Тавдиряков шул танышын машинасының тәрәзәсе ватылу сылтавы белән урамга чакыруларын һәм шуннан соң аның югалуын язган иде.

Соңгы вакытта террорчылыкны финанслау маддәсе нигезендә гаепләүләр арта. Тумышы белән Татарстаннан булган Юлия Гыйлфановага 2020 елның мартында шундый гаеп белдерелде. Гыйлфанова кайбер кешеләрнең хисапларына акча күчергән, бу кешеләргә Русиядә террорчылык берләшмәсендә тору турында җинаять эше ачылган, диелә Юлия акчалар кемнең хисабына күчүен мин белмәдем дип белдергән иде.Ул Аргентинага китеп аннан сыену сорады.

14 февральдә ФСБ тарафыннан Казанда тоткарланган Нина Малахова һәм Рузил Яппаров ирекләрен чикләү ысулын сайлау өчен икенче көнне Кырымга җибәрелгән иде.

Тикшерү фаразынча, Малахова һәм Яппаров 2015-2018 елларда хәйрия эшчәнлеге башкарган булып кыланып, чынлыкта террорчыларга ярдәм иткән. Алар төрле фондларга, шул исәптән "Мөһәҗирүн" фондына акчалар җыйган, моннан тыш, мәчетләр төзүгә, качакларга, мохтаҗларга ярдәмгә кешеләрдән акчалар җыйганнар, ләкин бу акчалар террорчылык оешмаларына киткән диелде. Алдап акча җыюны өчен алар ВКонтакте социаль челтәрендә "Садака Садака — добровольная милостыня мусульман нуждающимся Симферополь" дип аталган төркем ачкан диелә. Бу төркемдә кулланучыларны Африка мөселманнары өчен акча җыярга чакырганнар, акча күчерү өчен банк картасы саннары күрсәтелгән диелде.

Малахова гаебен таныганы әйтелде, әмма адвокат Лиля Гемеджига ул ФСБ хезмәткәрләре бер айлык кызымны тартып алып балалар йортына бирү белән янады, гаебен тануы турында кәгазьләргә кул куярга мәҗбүр итте дигән. Яппаров гаебен танымаган һәм сорау алучыларга мәгълүмат бирүдән баш тарткан.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG