Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар активистлары тышлыгында Габдулла Тукай сурәтләнгән шоколадлар эшләгән


Шоколадлар
Шоколадлар

Шоколадларның өч меңе Казанда, ике меңе Истанбулда эшләнгән. 

Габдулла Тукайның 135 еллык юбилее уңаеннан "Азатлык" татар
яшьләре берлеге активистлары тышлыгына Тукай рәсеме төшерелгән
шоколадлар эшләп чыгарган.

"Габдулла Тукай бөтен Татарстан, татар халкының бер символы булып тора. Ул татарның даһие. Бу даһи кешене балаларга тагын да яхшырак таныту, аның иҗатын ныграк өйрәтү, кызыксындыру максатыннан Тукайга багышланган шоколадлар чыгарырга булдык", дип белдерде Азатлыкка берлек рәисе Наил Нәбиуллин.

Аның сүзләренчә, "Азатлык" татар яшьләре берлеге чыгарган бу
шоколадларны саны биш мең. Өч меңе Казанда, ике меңе Истанбулда
эшләнгән. Казанда чыгарылганнарына татарча, Истанбулда чыгарылганнарына төрек телендә "Габдулла Тукай 135 ел", дип язылган.

"Төркиядә дә татар теле һәм татар мәдәнияте белән кызыксынучы кешеләр
бар. Бу кешеләргә Тукайны тагын да ныграк танытырга, аларны татарлар
белән тагын да якыннанрак кызыксындырырга теләдек.

Татарстанга килгәндә, Габдулла Тукай ул татар халкының кыю, көчле һәм
каһарман шәхесе дип саныйбыз. Ул кыска гына гомерендә дә татар халкы
өчен бик зур эшләр башкарып калган. Габдулла Тукай милләтебез өчен үзенә күрә бер рухи чишмә булып тора. Һәм без бу рухи чишмәгә балаларны җәлеп итергә кирәк дип саныйбыз. Шоколад
тәме аша Габдулла Тукайга карата кызыксындыру уятырга мөмкин", дип
белдерде татар активисты.

Аның сүзләренчә, шоколадларның бер өлеше Габдулла Тукайның Казандагы музеена вә Татар акчасы музеена тапшырылачак. Шоколадлар беренче чиратта мәктәп укучыларына һәм укытучыларга биреләчәк. Теләгән кеше шушы музейларга килеп әлеге шоколадларны түләүсез ала алачак.

Наил Нәбиуллин "Төрки караш" газетының Габдулла Тукайга багышланган
яңа саны чыгуын һәм әлеге санның теләгән кешеләргә шоколадлар белән
бергә биреләчәген дә әйтте.

"Азатлык" татар яшьләре берлеге активистлары моңа кадәр Алтын Урда
дәүләте корылуына 750 ел тулу, Садри Максуди һәм Гаяз Исхакыйның тууына 140 ел һәм Исмәгыйль Гаспралының тууына 170 ел тулу уңаенннан да шоколадлар эшләп чыгарган иде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG