Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әрмәнстан премьеры вазифасыннан китте


Никол Пашинян
Никол Пашинян

Соңгы вакытта Әрмәнстанда Пашинянның вазифасыннан китүен таләп итеп оппозиция митинглары үтә.

Әрмәнстан премьер-министры Никол Пашинян вазифасыннан китүен хәбәр итте. Аның артыннан хөкүмәт тә таратылды. Илдә вакытыннан алда узачак парламент сайлауларына кадәр Пашинян премьер-министр вазифасын башкаруын дәвам итәчәк. Парламентны тарату өчен премьер-министр канун нигизендә вазифасыннан китәргә тиеш иде. Парламентка гадәттән тыш сайлаулар 20 июньдә узачак. Пашинян әйтүенчә, анда аны кабат хөкүмәт башлыгы вазифасына тәкъдим итәчәкләр.

Соңгы вакытта Әрмәнстанда Пашинянның вазифасыннан китүен таләп итеп оппозиция митинглары үтә. Башта ризасызлык Азәрбайҗан белән Таулы Карабах арасында уранштырылган тынычлык килешүе аркасында чыкты. Документка күрә, төбәк җирләренең бер өлеше Баку карамагына күчте. Бу оппозициянең ачуын чыгарды. Пашинян мондый килешү ярдәмендә генә низагны хәл итү мөмкин иде дип әйтә.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG