Accessibility links

Кайнар хәбәр

Прокуратура Навальный штаблары эшчәнлеген вакытлыча туктатты


Мәскәүдә Навальный штабы
Мәскәүдә Навальный штабы

Навальный нигез салган Коррупциягә каршы көрәш фонды эшчәнлеге мәхкәмә карары белән туктатылачак диелә.

Алексей Навальный штаблары эшчәнлеге прокурор таләбе белән вакытлыча туктатылган. Бу оешма аны экстремист дип тану эше нигезендә мәхкәмә карары чыкканчы эшчәнлеген туктатып торырга тиеш була. Әлеге карар хакында оешма җитәкчесе Иван Жданов хәбәр итте. Шул ук вакытта Навальный нигез салган Коррупциягә каршы көрәш фонды һәм "Ватандашлар хокукларын яклау фонды" оешмаларының да эшчәнлеге туктатылачак, тик алар сәүдә белән бәйле булмаган оешма булганлыктан, аларның карарын мәхкәмә чыгарырга тиеш дип аңлатканнар "Команда 29" хокук яклаучылар һәм журналистлар берлеге матбугат хезмәтендә.

Мәхкәмәдә эшләре каралып беткәнчегә кадәр бу оешмаларга интернетта материаллар чыгару, митинглар оештыру, сайлауларда һәм референдумнарда катнашу тыела.

16 апрельдә Мәскәү прокуратурасы Коррупциягә каршы көрәш фонды, Навальный штаблары һәм "Ватандашлар хокукларын яклау фонды" оешмасын экстремист дип тану турында шикаять бирде. Прокуратура әлеге оешмаларга ышыкланып, эшчәнлеге Русиядә теләнмәгән дип табылган чит ил һәм халыкара оешмалар эшлиләр дип белдерә. Мәскәү шәһәр мәхкәмәсе әлеге эш материалларын яшерде.

2019 елның августында Тикшерү комитеты Коррупциягә каршы көрәш фондына карата акча юу маддәсе нигезендә җинаять эше ачты. Тикшерү эше барышында йөздән артык физик һәм юридик затның хисаплары туңдырылды.

(Коррупцияшә каршы көрәш фонды һәм Кеше хокукларын яклау фонды Русиядә "ят агентлар" дип аталган исемлеккә кертелгән. Оешмалар бу карар белән риза түгел).

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG