Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украина Чернобыль АЭСы казасының яшерелгән документларын ачты


Припять шәһәрендә АЭС казасы корбаннарын искә алу
Припять шәһәрендә АЭС казасы корбаннарын искә алу

Архив эшләреннән күренүенчә, станциядә казалар элегрәк тә булган.

Украина Иминлек хезмәтенең дәүләт архивы Чернобыль атом электрстанциясендәге казаның 35 еллыгына багышлап сер итеп сакланган документларын чыгарды.

Алар арасында АЭС мөдире Виктор Брюхановның шартлау турында беренче хисабы бар, дип хәбәр итә РБК-Украина. Архив эшләреннән күренүенчә, станциядә казалар элегрәк тә булган. Әйтик, 1982 елда беренче энергия блогында радиоактив матдәләр чыккан булган. КГБның бу хактагы хисабы "паник һәм провокацион имеш-мимешләр таралмас өчен чаралар күрелде" дип тәмамлана. 1984 елда төрле авария очраклары 3 һәм 4нче блокларында да булган.

Документларга караганда, 1983 елда Мәскәүдәге җитәкчелек Чернобыль АЭСы Советлар берлегендә иң куркыныч автом станцияләренең берсе дигән мәгълүмат алган. Анда иминлек чаралары юк диелгән. 1986 елның июлендә станциядә казаның бөтен нечкәлекләрен яшерү турында директива чыккан дип яза РБК.

26 апрельдә Украинада Чернобыль АЭСын казасы еллыгына багышланган искә алу чаралары уза. Узган төндә дистәләгән кеше АЭС янында урнашкан һәм бүгенге көндә ташландык Припять шәһәрендә шәмнәр кабызды.

Чернобыль АЭСының дүртенче реакторында шартлау нәтиҗәсендә үлгән дип 30 кеше санала. Алдагы елларда Украинада, Беларусьта һәм Русиянең кайбер төбәкләрендә меңләгән кешенең үлеме нурланыш белән бәйле булган дип фаразланды.

Экспертлар АЭС тирәсендә 30 километр радиуста алдагы меңләгән еллар кеше яшәве өчен имин булмаячак дип белдерә.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG