Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бразилия "Спутник V" вакцинасын теркәүдән баш тартты


Аның куркыныч тудыруы һәм җитди кимчелекләргә ия булуы әйтелә.

Бразилиянең санитар контроль илкүләм агентлыгы (Anvisa) Русиядә чыгарыла торган "Спутник V" вакцинасын илгә кертүгә рөхсәт бирүдән баш тартты. Агентлык бу вакцинаны "куркыныч тудыручан" һәм "җитди кимчелекләргә ия" дип бәяләгән. Бу турыда Reuters хәбәр итә.

Русия чыгара торган вакцинаны куллануга каршы агентлыкның мөдирләр шурасының биш әгъзасы да тавыш биргән. Агентлыкның карары аңа тапшырылган документаларга, башка оешмалардан алган мәгълүматка һәм "шәхси тикшереп чыгу" нәтиҗәләренә нигезләнгән, диелә. "Спутник V" вакцинасының төп кимчелеге – аның составында үрчергә сәләтле аденовирус булу, бу "җитди җитешсезлек" булып тора, дигән Anvisa агентлыгында биология һәм медицина продуктлары бүлеге җитәкчесе Густаво Мендеш.

Шул ук вакытта Бразилиянең барлык 19 штаты да федераль хөкүмәттән Русия вакцинасын кертүне рөхсәт итүне сораган булган, чөнки илдә COVID-19 йоктыру очраклары соңгы вакытларда кискен артып киткән. Русия ягыннан мәгълүмат җитәрлек булмау сәбәпле, бер ай элек "Спутник V" вакцинасын Бразилияда теркәү эше туктатылып торылган булган.

Вакцинаны эшләп чыгаручылар Бразилия карары сәяси нигезле дип саный диелә.

Аннан алда "Спутник V" вакцинасы берничә илдә рөхсәт ителде, шул исәптән Һиндстанда да. Европа берлегенең медицина өчен җаваплы җитәкчелеге бу вакцинаны куллануны әлегә рөхсәт итмәде. Алар даруны сынау һәм аны җитештерү барышы турында күбрәк мәгълүмат алырга тели диелә.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG