Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда коронавируска иммунитет 51 проценттан 38гә төшкән


Роспотребнадзор коронавирус белән авырып биш ай узганнан соң антитәнчекләргә тикшерү уздырмыйча гына вакцина ясатырга мөмкин ди.

Татарстанда популяцион иммунитет дәрәҗәсе 13 процентка кимегән. Бу хакта 27 апрельдә Роспотребнадзорның Татарстан идарәсе башлыгы Марина Патяшина вакцинациягә багышланган матбугат очрашуында белдерде.

"Декабрь аенда иммунитет дәрәҗәсе 51 процентны тәшкил итте. Бу без үткәргән тикшеренүдә катнашкан 3 мең ихтыяри кеше турында сүз бара. Без аларны 2020 елның июненнән бирле күзәтеп барабыз. Һәр өч ай саен аларның иммунитетын тикшереп тордык. Быел апрель аенда шул ук кешеләрдә тикшерү үткәрдек. Якынча мәгълүматларга караганда, аларның 38 процентында иммунитет сакланган. Бу иммунитет бетә дигән сүз. Әгәр биш ай элек авырган булгансыз икән, акча түләп тикшеренеп торырга кирәкми, вакцинация ясату мөһим", диде ул.

Патяшина сүзләренчә, Татарстанда яшәүчеләрнең 60 процентына вакцина ясату бурычы куелган.

Узган тәүлектә республикада 4 289 кеше вакцина ясаткан. Хәзер вакциналы кешеләрнең гомум саны 234 меңнән артып китте.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG