Accessibility links

Кайнар хәбәр

"ОВД-Инфо": 21 апрель протестларыннан соң бер атна эчендә 115 кеше тоткарланган


21 апрельдә Мәскәүдә протест чарасында
21 апрельдә Мәскәүдә протест чарасында

Мәскәүдә митингтан соң тоткарлаулар саны чараның үзе вакытында тоткарлаулардан артып киткән.

21 апрельдә Русиянең төрле шәһәрләрендә оппозиция сәясәтчесе Алексей Навальный яклы акцияләрдән соң аларда катнашкан яки аларны оештырган дип саналучыларга полиция килә башлады. ОВД-инфо китергән саннарга карый, чарадан соң бер атна эчендә полиция 23 шәһәрдә ким дигәндә 115 кешене тоткарлаган. Хокук яклау оешмалары вәкилләре ким дигәндә биш журналистка килгән.

Мәскәүдә 58 кеше тоткарланган, шул ук вакытта акциянең үзендә моннан азрак кеше тоткарланган булган. Түбән Новгородта – 11, Пермь һәм Хабаровскида унышар кеше тоткарланган.

Полиция чарада катнашкан дип санаучылар өенә иртән килә яки аларның кич эштән кайтканын сагалап тора. Тоткарланучылар килешенмәгән урам чарасында катнашуда гаепләнә, яисә аларга социаль челтәрләрдә язма калдыру юлы белән килешенмәгән акцияне оештыру гаебе тагыла. Мәскәү мәхкәмәләре сайтларында гына да урам җыенында катнашу кагыйдәләрен бозу турында 22 апрельдә мәхкәмәгә 183 эш тапшырылган дигән мәгълүмат бар. Гаепләнүчеләрнең күпчелегенә штраф сугылган яки алар кулга алынган дип хәбәр иткән хокук яклаучылар.

Моннан тыш, полиция 21 апрель акциясен яктырткан журналистларга да килә. "Дождь", "Комсомольская правда", "Эхо Москвы", RTVi һәм "Медуза"(басма Русия хакимияте тарафыннан "ят агент" исемлегенә кертелгән) хезмәткәрләренә полиция килгән.

21 апрельдә Русия шәһәрләрендә Алексей Навальныйны эзәрлекләүне туктатуны һәм аңа тиешле медицина ядәмен күрсәтүне таләп итеп урам протест чаралары узды. Бу юлы митингларга чыгучыларны аз тоткарладылар – моны эчке эшләр министрлыгы да, хокук яклаучылар да искәртте.

Ләкин җомгадан башлап полиция бу чараларда катнашучыларның һәм чарага катнашуга чакырган дип саналучыларның өйләренә килә башлады, аларда тентүләр узды, беркетмәләр тутырылды, дип хәбәр итте хокук яклаучылар. Узган ялларда 70тән артык кеше шул рәвешле тоткарланган, штраф алган яки сак астына куелган диелә.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG