Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада "Башкирия" сәүдә үзәгендә намаз бүлмәсе ачылды


"Башкирия" сәүдә үзәгендә намаз уку бүлмәсе
"Башкирия" сәүдә үзәгендә намаз уку бүлмәсе

Гыйбадәт кылу бүлмәсен булдырыр өчен "Ихлас" мәчете мәхәлләсе акча җыйган.

Уфадагы "Башкирия" сәүдә үзәгендә намаз бүлмәсе ачылды. Әлеге гыйбадәт кылу урынын ачу эшләре белән Уфа шәһәре "Ихлас" мәчете башлап йөргән.

Мәчетнең имам-хатыйбы Альфред Дәүләтшин Азатлыкка сөйләгәнчә, намаз бүлмәсе ачу тәкъдиме белән алар сәүдә үзәге җитәкчелегенә чыккан, һәм аларга аерым бүлмә бирергә риза булганнар. Бүлмәне намаз урыны итеп җиһазландыруга сәүдә үзәге үзе дә акча биргән, шулай ук "Ихлас" мәчете мәхәлләсе кешеләре дә акча җыйганнар.

"Бу безнең уртак проект. Әлеге намаз бүлмәсен сәүдә үзәге ачкан, әмма билгеле бер мәчеткә караган гайбадәт бүлмәсе булып тора, Уфада бу шундый беренче очрак" дип сөйләде имам.

Башка сәүдә үзәкләре яки җәмәгать урыннары мондый теләк белдермәде, әмма бу башка сәүдә үзәкләре өчен яхшы үрнәк, дип өстәде ул.

Аның сүзләренчә, намаз бүлмәсе белән сатып алучылар гына файдаланып калмый, шунда эшләүчеләр, сәүдә нокталарын арендага алып торучылар да куллана, чөнки араларында мөселманнар аз түгел.

Уфада башка мондый намаз бүлмәләре булмаса да, Уфа һава аланында берничә ел инде намаз кылу урыны эшләп килә, диде Альфред Дәүләтшин.

"Башкирия" сәүдә үзәгендә намаз бүлмәсе ачу тантанасында Башкортстан мөфтие Айнур Биргалин да катнашты. Ул да әлеге бүлмәнең ачылуын башкалар өчен яхшы үрнәк дип бәяләде.

Март ахырында Казанның иң зур сәүдә үзәге – KazanMallда намаз бүлмәсе ачылган иде. Сәүдә үзәкләрендә намаз бүлмәләрен ачу тәкъдиме белән Русия мөселман эшмәкәрләре берләшмәсе (Ассоциация предпринимателей мусульман РФ) чыкты. Сәүдә үзәге өчен намаз бүлмәсе проекты узган елның декабрь аенда әзер иде. Әмма, мөселман эшкуарлары сүзләренчә, мондый бүлмәләрне ачу – чыгымлы эш, шуңа күрә алар халыктан акчалата ярдәм сорады. Бүгенге көндә "Тандем" һәм "Южный" сәүдә үзәкләрендә намаз укыр өчен бүлмәләр ачу эше алып барыла. Мөселман эшмәкәрләре берлеге шулай ук мондый намаз бүлмәләрен Түбән Кама һәм Чаллыда зур сәүдә үзәкләрендә дә ачарга ниятли.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG