Accessibility links

Кайнар хәбәр

Джо Байден беренче тапкыр АКШ Конгрессына мөрәҗәгате белән чыкты


Джо Байден
Джо Байден

Байден "киләчәкне Америка кулында итәчәк" киң колачлы гамәлләр планы белән таныштырды.

АКШ президенты Джо Байден вазифасына керешкәннән соң беренче тапкыр Конгресска мөрәҗәгать белән чыгыш ясап, илнең киләчәктә дөнья лидеры статусын ныгытып куячак киң колачлы гамәлләр планы белән таныштырды.

Чыгышын Байден америкаларны вакциналауда уңышлар һәм илнең икътисады үсешендә кискен үсеш турында хисап бирүдән башлады. Аның сүзләренчә, бу үсеш ул президентлык итә башлагач Конгресс тарафыннан хупланган икътисади ярдәм күрсәтү нәтиҗәсендә булган. Тик бу әле башы гына, диде президент. Ул Конгрессны "Эш урыннары булдыруда Америка планы" дигән програмны хупларга чакырды. Әлеге план илдәге инфраструктурага ике триллион доллар тирәсе акча кертүне күздә тота. Атап әйткәндә, күперләр, юллар салу, электр чыбыклары, электр автомобильләрен кору өчен берничә йөз мең станция, су кертү системын алыштыру һәм башка проектларны тормышка ашыру тәкъдим ителә. Президент минималь хезмәт хакын сәгатенә 15 долларга күтәрергә һәм һөнәри берлекләр төзү хокукын киңәйтергә чакырды.

Президент тәкъдим иткән "Америка гаиләсе" планына ярашлы, АКШта түләүсез башлангыч белем бирү һәм ике еллык иҗтимагый көллиятләрдә бушлау укыту кертелергә тиеш. Балалы гаиләләр салым түләгәндә өстәмә ташламаларга ия булачак. АКШ президенты Конгрессны медицина иминиятләштерү бәясен һәм дару бәяләрен арзанрак итү өчен кирәк булганның барысын да эшләргә чакыра.

Джо Байден әлеге планнар корпорацияләргә һәм елына 400 мең доллардан да артыграк акча эшләүче ватандашларга салымнарны күтәрү хисабына финансланачак дип вәгъдә итте.

Президент Байден чыгышында Кушма Штатларны авторитар режимнарга каршы куйды. Алар демократияләр җиңелә дип саный, чөнки берни турында да бер сүзгә килә алмый, без автократларга демократиянең яшәвен һәм нәтиҗәле эшләвен исбатларбыз, дип белдерде президент.

Чыгышының бер өлешен Джо Байден АКШның Кытай һәм Русия белән мөнәсәбәтләренә багышлады. Кушма Штатлар Русия белән мөнәсәбәтләрдә киеренкелекне арттыуны ягын карамаячак, ләкин Мәскәүнең дошмани гамәлләренә Вашингтон пропорциональ рәвештә җавап бирәчәк, диде Америка президенты. Дөньяда кеше хокукларын яклау тышкы сәясәтнең әһәмиятле өлеше булачак, чөнки Америка бөтен кешеләр тигез итеп яратылган дигән идеяне чагылдыра, диде ул.

Әлеге планнар тормышка ашасы гарантияләнми. Гадәттәгечә җавап чыгышында Көньяк Каролинадан республикан сенатор Тим Скотт президент Республиканнар фиркасе хупламый торган планнар тәкъдим итеп америкалар арасына чөй кага диде. "Безнең иң яхшы киләчәгебез Вашингтонда төзелгән планнар яки социалистик хыяллар аркасында тормышка ашмас, ул сез, американнар тарафыннан тәэмин ителәчәк" дип белдерде Тим Скотт. Аның сүзләренчә, президент Байден һәм Демократлар фиркасе ил тормышында дәүләт ролен чиксез киңәйтергә омтыла, ләкин моның урынына базар мөнәсәбәтләре биргән мөмкинлекләргә таяну зарур.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG