Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан рәсмиләре: Пошалым мәктәбе язмышын Арча  хакимияте хәл итәргә тиеш


Урта Пошалым мәктәбе
Урта Пошалым мәктәбе

Урта Пошалым авылы халкының мәктәпне саклап калу турындагы хатына Татарстан түрәләреннән җавап килгән.

Арча районының Урта Пошалым авылы язган хатка Татарстан президенты, Дәүләт шурасы һәм Татарстан мәгариф һәм министрлыгыннан җавап килгән. Әлеге документларның күчермәсе Азатлыкта бар.

"Сезнең мөрәҗәгатегез каралды һәм Арча районына, Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгына җибәрелде", диелә Татарстан президенты хакимиятеннән килгән җавапта.

Мәгариф һәм фән министрлыгы Урта Пошалым авылында балалар саны аз булуны белдергән.

"Арча районы башкарма комитетының мәгариф идарәсе мәгълүматы буенча, агымдагы елда уку йортында 17 бала белем ала. Аларга 12 укытучы белем бирә, 5 хезмәткәр эшчәнлек күрсәтә. Барлык укытучылар да югары белемле, квалификация категориясенә ия. Кызганычка каршы, алдагы елларда авылда балалар саны кимү күзәтелә", диелә министрлык хатында. Әлеге мәсьәлә шулай ук Арча хакимияте карамагында дип әйтелгән.

Татарстанның Арча районы Урта Пошалым авылында 9 еллык мәктәпне башлангычка калдыруны район хакимияте вәкилләре балалар саны аз булу белән аңлата. Ләкин ата-аналар да, укытучылар да түрәләрнең бу дәлиленнән канәгать түгел. Алар татар телле мәктәпне күршедәге Лесхоз бистәсендәге рус мәктәбенә алыштырырга теләми. Авыл җыеныннан соң Урта Пошалым халкы Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, Татарстан Дәүләт шурасы рәисе урынбасары Марат Әхмәтовка мөрәҗәгать юллаган иде. Хатта барлыгы 75 кешенең имзасы тора.

Арча хакимияте түрәләре ике атна эчендә авыл халкыннан Урта һәм Югары Пошалым авылларыннан Лесхозга барып укучы балаларны Урта Пошалымга кайтып укырга күндереп карауны сорады. Шуннан соң кабат җыелыш узарга тиеш иде. Ләкин җитәкчеләргә хат юллангач, район түрәләре җыенны билгесез вакытка күчерде.

Хәзерге вакытта Урта Пошалым авылында мәктәп барыбер ябылачак, дигән хәбәр таралган. Ләкин укытучылар әлегә эштән кыскарту хаты бирелмәвен әйтә.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG