Accessibility links

Кайнар хәбәр

Марат Хөснуллин Болгарда ислам кабул ителүнең 1100 еллыгын оештыру комитетын җитәкләячәк


Марат Хөснуллин

Бу турыда фәрманга Русия президенты Владимир Путин кул куйган.

Идел буе Болгар дәүләтенең рәсми рәвештә ислам кабул итүенә 1100 ел тулу уңаеннан чараларны оештыру комитетын Русия вице-премьеры Марат Хөснуллин җитәкләячәк. Бу турыда карар хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында чыкты.

Русия хөкүмәте өч ай эчендә юбилей чараларын оештыру комитетын төзергә тиеш була. Бәйрәм 2022 елда билгеләп үтеләчәк диелә. Президент карары 28 апрельдә гамәлгә кергән.

Татарларның беренче дәүләтләреннән берсе булган Идел буе Болгарстаны исламны рәсми кабул итү тантанасына багышлап, 2022 елда Казанда Җәмигъ мәчете дә төзергә ниятләнә. Хәзерге вакытта мәчет урыны сайлана. Аны "Казан" гаилә үзәге янында, Кырлай паркы янында яки Петрушка утары янындагы ком саклау урыны тирәсендә төзергә мөмкиннәр. Мәчет урыны шул районнарда яшәүчеләр белән фикер алышканнан соң расланачак диелә.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

фикерләр (4)

XS
SM
MD
LG