Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кыргызстан-Таҗикстан чигендәге низаг нәтиҗәсендә бер авыл янып беткән, дистәләгән кеше үлгән


Кыргызстан чигендә, 29 апрель
Кыргызстан чигендә, 29 апрель

Кыргызстан ягыннан 13 кешенең үлгәне рәсми хәбәр ителә. Таҗикстаннан 10 кеше үлгән дигән мәгълүмат бар, ләкин ул расламаган.

29 апрель кич Кыргызстан һәм Таҗикстан чигендә кораллы бәрелеш нәтиҗәсендә Кыргызстанның Бәткен районында берничә авыл янган. Көк-Терек авылында 17 йортның барысы да янып беткән диелә. Кызыл-Бел, Достук, Көк-Таш, Уч-Добо, Ак-Сай авыллары зыян күргән. Ягулык салу станцияләре яндырылган, кибетләр таланган дип хәбәр итә Азаттык радиосы.

Ләйләк районында биш авыл зыян күргән, 27 ягулык станциясе тулысынча янып беткән, кибетләр таланган диелә.

Ызгыш барган урыннардан 13 меңнән артык кеше эвакуацияләнгән, аларны Бәткән шәһәре мәктәпләре биналарына урнаштырганнар. Кайберәүләр туганнарына китә, кунакханәләр качкыннарга урын биреп, ярдәм күрсәтә дип хәбәр ителә.

Таҗикстан белән Кыргызстан чигендә ызгыш 28 апрельдә башланган. Кыргызстанның Бәткен районында Таҗикстан чигендә урнашкан Көк-Таш авылы янында "Головной" су бүлү станциясе җирендә ике чиктәш авыл кешеләре арасында талаш чыккан.

29 апрельдә ызгыш көчәеп китеп, ике илнең хәрбиләре арасында атыш башланган, ул төн уртасына кадәр барган. Кыргызстан дәүләт иминлек комитеты мәгълүматынча, 23.45тә атыш тукталган.

Төнлә ике як атышны тулаем туктату турында уртак белдерү белән чыкты, шулай ук хәрбиләр һәм сугыш техникасы ызгыш урыныннан алып кителәчәк диелде.

Кыргызстанның сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министрлыгы мәгълүматынча, 30 апрель иртәсенә Кыргызстан ватандашлары арасыннан 134 кешенең зыян күргән, 13 кешене һәлак булган. Таҗикстан медиалары Таҗикстан ягыннан 90га якын кеше зыян күргәнен, 10га якын кеше үлүен хәбәр итә, ләкин бу мәгълүмат әлегә рәсми расланмаган диелә.

Коллектив куркынычсызлык килешүе оешмасы (ОДКБ) баш секретаре Станислав Зась Кыргызстан белән Таҗикстан арасында бәрелеш турында белдерү белән чыкты.

"ОДКБда әлеге ызгыш туктатылырга тиеш дип саныйлар. Аны тыныч юл белән хәл итәргә кирәк. Әлеге ызгышны җайга чалу өчен барлык кирәкле чаралар да күрелә" дигән Зась, аның сүзләрен ОДКБ сүзчесе Владимир Зәйнетдинов китергән.

Станислав Зась, Дүшәнбе шәһәрендә Кыргызстанның һәм Таҗикстаннның иминлек шуралары секретарьлары белән очрашып, килеп туган хәл турында фикер алышкан диелә.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG