Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда 12 кешедә коронавирусның британ штаммы ачыкланган


Казанда республика йогышлы авырулар хастаханәсе
Казанда республика йогышлы авырулар хастаханәсе

Бу коронавирусның тиз таралучан төре. Роспотребнадзор Татарстанда COVID-19 йоктыручылар саны кимүдән туктады ди.

Татарстанда COVID-19ның британ штаммы 12 кешедә ачыкланган. Бу хакта бүген Роспотребнадзорның Татарстан идарәсе башлыгы урынбасары Любовь Авдонина матбугат очрашуында белдерде.

"Британ штаммын йоктыручылар 12 кешегә җитте. Аларның чит илләргә чыгуы турында мәгълүмат юк. Ягъни бу штаммны алар монда йоктырган. Хәзер ул халык арасында йөри дигән сүз. Без авыручыларның барысын да британ төрен йоктыруда тикшермибез. Бары чит илдән керүчеләрне һәм авыр хәлдә чирләүчеләрне генә карыйбыз. Төркиядән кайтучыларда британ штаммы эләктерүчеләр юк. Билгеле булганча, бу штамм белән авыручы кеше вирусны 22 кешегә кадәр йоктыра ала", диде ул.

Авдонина сүзләренчә, әлегә Татарстанда коронавирусның башка штаммнары ачыкланмаган. Шул ук вакытта республикада COVID-19 йоктыручылар саны кимүе тукталган.

"Март аенда коронавирус йоктыручылар саны кими иде, апрельдә тукталды. Көненә уртача 34 кеше йоктыра. Бу безне борчый, чөнки авыручылар саны арту куркынычы бар. Коронавирус беркая да китмәде, вирус халык арасында йөри", диде ул.

Шул сәбәпле, Татарстанда чикләүләрне бетерергә җыенмыйлар. Роспотребнадзор тикшерүләрне арттырган. Нәтиҗәдә, тугыз кафеның вакытлыча эшен туктатканнар.

Рәсмиләр вакцина ясатырга киңәш итә. Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы белдергәнчә, Яшел Үзән шәһәрендә сәүдә үзәгендә һәм Казанның агросәнәгать паркында узучы ярминкә вакытында вакцина ясату мобиль пункты эшли башлаячак.

Узган тәүлектә Татарстанда 39 кеше коронавирус йоктырган. Пандемия башланганнан бирле барлыгы 20 456 очрак теркәлгән, 461 кешенең гомере өзелгән. Бүгенгә Татарстанда 249 меңнән артык кеше вакцина ясаткан.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG