Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада башкорт язучысы һәм әдәбият белгече Тимергали Килмөхәммәтов белән хушлаштылар


Тимергали Килмөхәммәтов (1941-2021)
Тимергали Килмөхәммәтов (1941-2021)

Аңа былтыр декабрьдә 79 яшь тулган иде.

Тимергали Килмөхәммәтов 2 май башына кан савудан вафат булган иде. Аңа 79 яшь иде. Аны 3 май соңгы юлга озаттылар. Ул туган ягы – Кырмыскалы районының Ибраһим авылында җирләнде.

Тимергали Абдулгалим улы Килмөхәммәтов 1941 елның 19 декабрендә Үзбәкстанның Фергана өлкәсе Багдад районының Фүркәт бистәсендә туган. Кырмысҡалы районының Бишавыл-Уңгар мәктәбен тамамлый. 1962-1967 елларда Башкорт дәүләт университетының филология факультетында укый. Соңрак ул Мәскәү дәүләт университетының аспиранты, аннан докторанты була, кандидатлык һәм докторлык диссертацияләрен яклый. 1992 елдан 2013 елга кадәр Башкорт дәүләт университеты башкорт филологиясе һәм журналистика факультетының журналистика кафедрасы мөдире булып эшли, аннары журналистика кафедрасында профессор буларак эшен дәвам итә.

Тимергали Килмөхәммәтов әдәби иҗат эшчәнлеген студент елларында башлый. 1968 елда беренче хикәяләр җыентыгы нәшер ителә. Әдәби тәнкыйть белән дә шөгыльләнә. Аның әсәрләре татар, урыс, чуаш, каракалпак, казакъ һәм төрек телләренә тәрҗемә ителгән.

1971-1985 елларда Тимергали Килмөхәммәтов университеттагы "Шоңкар" әдәби-иҗат түгәрәген җитәкләде.

Соңгы елларда Тимергали Килмөхәммәтов Башкортстанның матбугат һәм журналистика проблемнары буенча фәнни эзләнүләр алып барды.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG