Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ хәрби күзләвенең Русиядән килгән куркыныч турында хисабы чыкты


Русиянең атом су асты көймәсе

Русия кораллы көчләре хисапта АКШның гомумән ил буларак яшәвенә ихтимал булган куркыныч дип аталган.

АКШ саклану министрлыгының күзләү идарәсе Сенатта тыңлаулар өчен 2021 елда глобаль куркынычлар турында хисап әзерләгән.

Хисапның зур гына өлеше Кытай һәм Русиядән янаган куркынычларга урын бирелгән.

Документта дөньяда "глобаль стратегик ярыш" чоры бара, бу өлкәдә АКШның төп көндәшләре — Русия һәм Кытай — АКШның хәрби өстенлеге белән ярышыр өчен төрле чаралар уйлап чыгара диелгән. Хәрби чаралардан тыш, сүз "соры зона", ягъни прокси-хәрбиләр куллану, киберһөҗүмнәр, мәгълүмат белән манипуляция ясау, көндәшләрнең икътисади куәтен җимерү турында да бара.

Русия кораллы көчләре хисапта АКШның гомумән ил буларак яшәвенә ихтимал булган куркыныч дип аталган. Шулай ук Русия белән чиктәш илләргә йогынты ясап, Мәскәү Вашингтонның глобаль лидерлыгы белән ярышырга мөмкин диелә.

"Мәскәү АКШ һәм НАТОны Русия иминлеге, аның геосәяси амбицияләре һәм бүгенге хакимият режимы өчен иң зур куркыныч дип карый. Мәскәү Көнбатыш белән ярышыр өчен төрле сәяси, икътисади, дипломатик, күзләү, иҗтимагый һәм хәрби чаралар куллана, шул ук вакытта турыдан-туры низагтан кача", диелгән документта.

Хисапта Русиянең төш һәм төш булмаган кораллы көчләре модернизацияләүе турында җентекләп язылган. Русия алдагы елларда стратегик булмаган чаралар исәбенә үзенең төш арсеналын арттырыр дип көтелә. "Новичок" нерв-паралитик матдә кебек химик корал да Русиядә булырга мөмкин диелә.

Русиянең Таулы Карабахта турыдан-туры сугышка кермәве, Беларустагы бәрелешләрдә дә катнашмавы искәртелә, әмма бу илләргә йогынтысын башка төрле чаралар белән таратуы әйтелә. Аерым алганда, Карабахта Русия тынычлык урнаштыручылары Мәскәүнең Кавказга йогынтысы артуы дип бәяләнә.

Хисап авторлары Русияне әлеге вакытта Кушма Штатлар белән турыдан-туры бәрелеш кызыксындырмыйдыр, әмма ул Көнбатыш белән конфронтациядән баш тартмаячак дигән нәтиҗәгә килгән.

"Кремль Вашингтонга провокацияләр ясарга тырышмас, әмма АКШ Русиянең эчке сәясәтенә тыкшына яки Русиянең стратегик мәнфәгатьләренә яный дип ышанса, моны эшләр", диелгән хисапта.

Документта аерым игътибар Русиянең үз күршесендә урнашкан НАТО әгъзасы илләрнең эчке сәясәтенә тыкшынырга тырышуына бирелгән. Шулай ук Русия коронавирус эпидемиясен "Көнбатыш илләре хөкүмәтләренә зыян салу максатыннан мәгълүмати сугыш алып бару өчен куллана" диелә.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

фикерләр

XS
SM
MD
LG