Accessibility links

Кайнар хәбәр

Associated Press: Русия коронавирус вакцинасы җитмәү сәбәпле башка илләрдән калыша


Русиядә халыкны коронавирустан халыкның 8 проценты гына вакциналанган, башка илләрдә бу сан 47 процентка җитә.

Associated Press агентлыгы, Русиядә коронавирустан вакциналау торышын тикшереп, бу эшнең әкрен бару сәбәпләрен ачыклаган. Моңа, шул исәптән, вакцина җитмәү һәм хакимиятләрнең каршылыклы белдерүләре дә сәбәп булып тора, дигән нәтиҗәгә килгән басма.

Русиядә апрель ахырына халыкның сигез проценты тирәсе вакцина ясаткан диелә. Шул ук вакытта АКШта вакцинацияләү халыкның 47 процентын, Европа берлегендә 27 процентын колачлаган.

Июньгә куелган планнарга ирешү өчен, Русиягә көндәлек вакцинация күләмен ике тапкыр арттырырга кирәк дигән аналитик Александр Драган. Хәзерге вакытта Русиядә көн саен 200 мең кешегә коронавирустан вакцина ясала, диелә.

Вакцинацияләү акрын баруына вакциналар җитмәве дә сәбәп булып тора, дип саный белгечләр. Русия җитештерүчеләре 28 миллион данә ике өлешле вакцина эшләп чыгарып өлгергән. Шуларның 17,7 миллионы тотылган, калганнары сыйфатын тикшерүне көтә, шуңа күрә кайбер төбәкләрдә вакцина җитмәве күзәтелә диелә.

Икенче сәбәп – русияләрнең вакциналарга ышанып җитмәве һәм вакциналау кирәклеге турында мәгълүмат тарату соң башлануы, дигән белгечләр. Моннан тыш, Русия хакимиятенең каршылыклы белдерүләре дә вакциналау барышын тоткарлый, чөнки пандемия башында алар коронавирус ул кадәр үк куркыныч түгел дип белдерсәләр, мартта тулаем изоляция кертелде, дип искәрткән аналитиклар. Русия хакимияте пандемия таралуы булдырылмаячак дип ышандыра, шуңа күрә кешеләр вакцина ясатуның хаҗәтен күрми, ди алар.

Әлеге вакытта русияләргә башлыча Гамалея исемендәге үзәк җитештергән "Спутник V" ясала. Моннан тыш, "Вектор" үзәгендә ясалган "ЭпиВакКорона" вакцинансы да теркәлде һәм әйләнешкә чыкты. Күптән түгел Чумаков исемендәге фәнни үзәкнең коронавирустан "КовиВак" вакцинасы кешеләргә ясатыла башлавы хәбәр ителде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG