Accessibility links

Хөкүмәт Русиядән карабодай экспортын вакытлыча тыйды


Элегрәк “Ведомости” Русиядә карабодай бәяләре 15 процетка кыйбатланырга мөмкин дип язды.

Русия хакимияте илдән карабодай экспортын вакытлыча тыйды. Хокуки мәгълүмат интернет-порталда бастырылган документка күрә чикләүләр 5 июньнән 30 августка кадәр гамәлдә булачак.

Премьер-министр Михаил Мишустин имзалаган фәрманда әйтелгәнчә, карар "азык-төлек куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен" кабул ителгән. Бу чикләү һуманитар ярдәм җибәрүгә, башка дәүләтләр җирлегендәге Русия армиясен тәэмин итүгә, шулай ук Байконурга һәм Шпицберген утравына кагылмый.

Элегерәк, "Ведомости", сәүдә нокталары вәкилләре һәм азык-төлекне тәэмин итүчеләргә таянып, Русиядә карабодай бәяләре 15 процентка күтәрелергә мөмкин дип хәбәр итте. Алар моны ярма кытлыгы, карабодай экспортының артуы белән бәйләде. Чыганак әйтүенчә, 2020нче елда Русиядә җитештерелгән карабодайның дүрттән бер өлеше чит илләргә сатылган.

Русиядә карабодай бәясе 2021 ел башыннан арта, һәм бәяләрнең өзлексез күтәрелүе март урталарыннан дәвам итә. Федераль дәүләт статистика хезмәте мәгълүматларынча бер елда карабодай бәясе 36 процентка күтәрелеп килограммы 94 сумга җиткән. Узган ел ахырыннан Русия хакимияте социаль мөһим азык-төлеккә бәяләр артуын тыярга тырыша.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG