Accessibility links

Кайнар хәбәр

Һиндстанда COVID-19 йоктыручыларның тәүлеклек саны моңарчы булмаганча үскән


Нью Дели шәһәрендә, Һиндстан
Нью Дели шәһәрендә, Һиндстан

Узган тәүлектә коронавирус йоктыруның 412 мең очрагы теркәлгән. Үлемнәр дә рекордлы санда – тәүлегенә 4 мең кеше.

Һиндстанда февраль урталарыннан башлап COVID-19 йоктыру очраклары зур тизлектә үсә. Узган тәүлектә илдә 412 мең кешедә яңа төр коронавирус расланган, мондый зур сан пандемия башыннан беренче тапкыр күзәтелгән. Тәүлеклек үлемнәр күрсәткече дә арта бара – соңгы тәүлектә 4 мең кеше вафат булган, бу да рекордлы сан. Әлеге мәгълүматны Һиндстанның сәламәтлек саклау министрлыгы китергән.

Хәзерге вакытта Һиндстан коронавирус таралу ягыннан дөньяда икенче урында бара. Бу илдә 21 миллионнан артык кеше әлеге чирне йоктырган. Үлемнәр ягыннан Һиндстан өченче урында (АКШ һәм Бразилиядән соң) – коронавирус һәм аның белән бәйле авырулар барлыгы 230 мең кешенең гомерен өзгән.
Соңгы ике атнада Һиндстанда көн саен 300 меңнән артык кешедә яңа төр коронавирус раслана. Тәүлеклек артым ягыннан Һиндстан дөньяда башка илләрдән алда бара.

Илнең рәсмиләре коронавирусның өченче дулкыны башланачак дип белдерә. Моның төп сәбәбе – вирусның Һиндстанда ачыкланган яңа штаммының таралуы диелә. Бу төр вирус саклану чараларына бирешми, аның белән көрәшү өчен аңа алымнар таләп ителә дип белдергән Һиндстан премьер-министрының баш фәнни киңәшчесе Виджай Рагхаван.

Джонс Хопкинс университеты мәгълүматына карый, 6 майга дөньяда коронавирус йоктыруның 155 216 499 очрагы теркәлгән. Иң күбе АКШта - 32 557 606 очрак. Русия алтынчы урында бара – рәсми саннарга ярашлы, пандемия башыннан 32 557 606 кешедә COVID-19 расланган.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG