Accessibility links

Кайнар хәбәр

15 майдан Уфадан Дубайга туры очышлар башлана


Уфадан Дубайга бер якка билетның иң арзаны 30 175 сум тора.

Flydubai һава ширкәте Дубайдан Русиягә тагын берничә очыш башлануы һәм элек булганнарның торгызылуы турында белдерә дип хәбәр итә Travel.ru. Алар арасында Уфа шәһәре дә бар. Ул 15 майдан атнага бер шимбә көннәрендә башкарылачак. Уфадан Дубайга бер якка билетның иң арзаны 30 175 сум тора.

Моннан тыш flydubai Дондагы Ростовка, Минераль Суларга, Махачкалага да яңарта. Ә Новосибирски, Пермь һәм Мәскәү өлкәсенең Жуковский һава алыннан беренче тапкыр очачак.

Моңа кадәр һава ширкәте Мәскәүнең Внуково, Екатеринбург, Самар һәм Казан һава аланнарына оча башлаган иде.

Шәһәрләрнең яңартылган исемлеге һава ширкәтенең рәсми сайтында да чыкты.

2020 елда коронавирус пандемиясе башлангач, Русия һава юлларын чикләгән иде. Быел алар әкренләп ачыла башлады.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG