Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә коронавируска каршы бер компонентлы "Спутник Лайт" вакцинасы теркәлгән


"Спутник Лайт"ны җитештерүчеләр аның нәтиҗәлегеген 79,4 процент дип бәяли.

Русия хакимиятләре илдә куллану өчен коронавирустан "Спутник Лайт" вакцинасы теркәлгән. Бу яңа вирустан Русиядә рөхсәт ителгән дүртенче вакцина. "Спутник Лайт" "Спутник V" векторлы вакцинасының беренче компоненты. Аны бер генә тапкыр ясарга кирәк диелә Русия туры инвестицияләр фонды сайтында.

"Спутник Лайт"ны җитештерүчеләр аның нәтиҗәлегеген 79,4 процент дип бәяли. Ике компонентлы "Спутник"ның - 91,6 процент.

"Спутник" җитештерүче Гамалея исемендәге фәнни үзәк җитәкчесе Александр Гинцбург "Россия 24" телеканалы эфирында белдерүенчә, препаратны вакцина дефициты булган илләргә җибәрү планы бар. Моннан тыш, ул моңа кадәр вакциналанган кешеләргә ревакцинация уздыру өчен дә кулланылырга мөмкин диелгән патент документында.

Әлеге вакцинаны чит илләргә кертү өчен аны ул илләрдә теркәргә кирәк. "Спутник V" 64 илдә хупланган һәм Европа медицина агентлыгында тикшерү уза. Әмма әлегә аны Дөнья сәламәтлек саклау оешмасы хупламады.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG