Accessibility links

Кайнар хәбәр

Омски өлкәсендә Каракүл татар авылының яртысы янып беткән


Каракүл авылы янгыннан соң
Каракүл авылы янгыннан соң

25 корылма, шул исәптән 14 йорт янып көл булган. Элек Каракүл авылын этнотуризм урыны итеп оештырырга ниятләнгән булган.

Омски өлкәсенең Большереченски районы Каракүл авылы 15 сәгать эчендә яртылай янып беткән. Барлыгы 14 торак йорт, бер кибет, ун ярдәмчел корылма янган, йортларның мичләре генә утырып калган дип хәбәр ителә.

Янгын 6 май көндезге берләр тирәсендә чыккан. Ут көнбатыштан, коры үлән һәм камышлар аша килгән дип фаразлана. Ике йорт янып яткан вакытта янгын сүндерүчеләр дә килеп җиткән, ләкин көчле җил сәбәпле, ут башка йортларга бик тиз күчкән, аны 15 сәгатьтән генә җиңә алганнар диелә.

Каракүл авылы – борынгы себертатар авылларының берсе, андагы йортлар матурлап бизәкләп эшләнгән тәрәзә яңаклары белән тарихи-мәдәни кыйммәткә ия булган. Моннан тыш, авыл халкының үзенә генә хас гореф-гадәтләре дә сакланган.

Гыйнварда Омски татар мәдәният үзәге вәкиле Камил Сәйфуллин Каракүлгә килеп, йортларны һәм авыл кешеләрен фотога төшергән булган. Киләчәктә бу авылдан этнотуризм урыны ясау ниятләре дә булганлыгы әйтелә. Туристлар монда килеп татар мәдәнияте, милли ашлары белән танышыр, себер татарларының милли ризыгы – үзенчәлекле баурсак пешерү серләренә төшенер дип уйланылган.

Каракүл авылы, архив фотосы
Каракүл авылы, архив фотосы

Камил Сәйфуллин авылга ярдәм итү өчен акча җыю турында игълан итте.

Хәзерге вакытта тикшерү комитеты Каракүл авылында янгын сәбәпләрен ачыклау һәм гаеплене җавапка тартыр өчен җинаять эше ачкан. Янгыннан саклану таләпләрен үтәмәү һәм ваемсызлык аркасында Большереченски районы Үләнкүл авылы җирлеге идарәсе вәкилләре җавап бирергә мөмкин диелә.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG