Accessibility links

Кайнар хәбәр

Киноханә: май аенда нәрсә карарга?


Язның соңгы аенда кино дөньясы тамашачыларны яңа фильмнар белән шатландыра. Азатлыкның "Киноханә" шәлкеме майда кинода карарлык фильмнарны тәкъдим итә.

1. Кеше ярсуы (Wrath of Man)

Танылган режиссер Гай Ричидан чираттагы зәвыклы триллер. Төп рольне Джейсон Стэйтем башкара. Кино тәнкыйтьчеләре бу фильмда Гай Ричиның стиле шактый үзгәрүен, җитдиләнә баруын билгели. Фильм 2004 елда төшерелгән "Инкассатор" француз киносының ирекле ремейкы булып тора.

Төп герой – Эйч, тышкы яктан тыныч кеше булып күренсә дә, аның эчендә гаделлек уты яна. Ул инкассатор ширкәтенә эшкә урнашып, Лос-Анджелесны тетрәткән зур талауларның башкаручыларын табарга тели. Аның тирәсендә булган бөтен кеше – шик астында, һәм гаеплеләр аның ярсуын күрәчәк.

Кемгә карарга? Гай Ричи стилен яратучыларга.

2. Куян Питер 2: Качу (Peter Rabbit 2: The Runaway)

Питер исемле кечкенә ләкин шук куян маҗараларының дәвамы. Беатрис, Томас һәм куяннар, ниһаять, уртак тел таба, һәм шәһәр читендә тыныч һәм матур тормыш итә башлый. Тик Питерга гына бу ошамый, аның шук күңеле маҗаралар таләп итә, ул зур шәһәргә юл тота. Питер гаиләсе аның артыннан кузгала.

Фильм элекке атмосфераны дәвам итә, язгы айда карарлык җиңел кино булып тәкъдим ителә. Төп рольләрне элеккечә Донал Глисон белән Роуз Бирн башкара, куян Питерны Джеймс Корден тавышландыра.

Кемгә карарга? Гаилә белән карар өчен игелекле фильм.

3. Пычкы: Спираль (Spiral: From the Book of Saw)

Танылган хоррор-франшизаны яңадан төшереп карау тырышлыгы. Көтмәгәндә, мондый тәкъдим белән комедияләрдә уйнаучы Крис Рок чыккан, фильм идеясен ул уйлап тапкан, төп рольне дә ул башкарган. Фильмда шулай ук Сэмюэл Джексон уйный.

Кино үзәгендә – Нью-Йорк полициясе хезмәткәре Изекиль Бэнкс. Гомере буе ул танылган атасы шәүләсеннән чыгарга омтыла. Бер көнне Бэнкска һәм аның хезмәттәшенә серле үтерүләр сериясен өйрәнергә кушалар. Бу үтерүләр Конструктор җинаятьләрен нык хәтерләтә. Шулай итеп полиция вәкилләре дәһшәтле уенда катнаша башлый, җиңелү очрагында аларны үлем көтә.

Кемгә карарга? "Пычкы" ("Пила") фильмнары җанатарларына.

4. Форсаж 9 (F9)

Иң танылган һәм иң кыйбат кино франшизаларының берсе булган "Форсаж"ның чираттагы, тугызынчы өлеше. Яңа фильмны моңарчы инде дүрт өлешне төшергән Джастин Лин куйган. Сүз уңаеннан, Русиядә кино прокатка 20 май көнне чыгачак, бу АКШ белән чагыштырганда бер ай иртәрәк булып чыга.

Төп герой Доминик Торетто Летти улы Брайан белән тыныч тормыш алып бара, тик алар яңа куркынычның якын булуын белә. Элекке такымга янә бергә җыелып, дөньяны яулап алырга омтылган җинаятьчегә каршы чыгарга туры киләчәк. Төп проблем – җинаятьченең Доминикның кардәше булуында.

Кемгә карарга? Элекке Форсаж фильмын яратып караучыларга.

5. Туве(Tove​)

Муми-тролльләр турында балачак әкиятен хәтерлисезме? Майда аны язган фин язучысы Туве Янссон турында биографик фильм чыгачак. Кино Финляндия белән Швециядә төшерелгән.

Һелсинки, 1945 ел. Яшь рәссам Туве Янссон иҗади һәм социаль ирек атмосферасына чумган. Иҗади эшчәнлегендә ул беренче урынга рәсем сәнгатен куйган, тик ул бомбалардан качкан сыену урыннарында балаларга сөйләгән хикәяләр үз тормышы белән яши башлый. Муми-тролльләр маҗаралары турында әкиятләр язучыга халыкара танылу һәм финанс бәйсезлек китерә.

Кемгә карарга? Туве Янссон җанатарларына.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга да онытмагыз!

XS
SM
MD
LG