Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия белән Кытай арасында тауар әйләнеше 2021 ел башыннан 20 процентка үскән


Кытайның Русиягә якын чигендә урнашкан Суйфэньхэ шәһәрендә
Кытайның Русиягә якын чигендә урнашкан Суйфэньхэ шәһәрендә

Русиягә Кытайдан тауар кертү 38,7 проценка арткан

Русия Кытай белән тауар әйләнешен арттыра, 2021 елның беренче дүрт аенда ул 19,8 процентка үскән дип хәбәр итә Интерфакс Кытайның таможня статистикасы саннарына сылтанып.

Ике як та тауарлар кертү күләмен арттырган, шул ук вакытта Русиянең Кытайдан керткән тауарлар күләме 38,7 процентка арткан (18,9 миллиард долларга кадәр), Кытайга исә ул 7,7 процентка (22,1 миллиард долларга кадәр) артыграк тауар сата алган.

Апрельдә ике ил арасында тауар әйләнеше 10,8 миллиард тәшкил иткән.

Кытай таможнясы АКШ белән тауар әйләнеше дә үсә дип белдергән. Дүрт айда ул 61,8 процентка артып, 221,65 миллиард долларга җиткән диелә.

2021 ел башыннан Кытайның чит илләр белән сәүдәсе 1,79 триллион долларлык булган. 2020 елның беренче дүрт ае белән чагыштырганда бу күрсәткеч 38,2 процентка үскән. Экспорт 44 процентка (973,7 миллиардка кадәр), импорт — 31,9 процентка (815,79 миллиардка кадәр) үскән диелә.

Кытайның Татарстанга керүе дә елдан-ел көчәя бара. 2017 елда Кытай Татарстанның тышкы сәүдә партнерлары исемлегендә беренче унлыкка кергән булса, 2020 елга ул бишлеккә кадәр күтәрелгән.

Idel.Реалии Кытайның Татарстандагы бизнес оешмаларын һәм республиканың Кытай төбәкләре белән элемтәләрен тикшереп, бу турыда махсус проект багышлады.

Пекинның Көнбатыш Төркестан асаба халыкларына, шул исәптән андагы татарларга карата алып барган сәясәте Казан Кирмәненә әллә ни борчу тудырмый, дип билгеләп үтә проект авторлары.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG