Иркутски өлкәсенең Вихоревка шәһәрендә "Юнармия" хәрәкәтендә катнашучы мәктәп укучылары Русия президенты Владимир Путин портреты һәм аның цитатлары язылган транспарантлар тотып йөрешкә чыккан. Бу хакта "Тайга.Инфо" хәбәр итә, социаль челтәрдә дә мәгълүмат таралды.
Чара 6 майда узган. Интернетта чыккан фотолардан күренүенчә, "Юнармия" формасы кигән кызлар һәм егетләр Путинның "Үлемсез полк" чарасы өчен әзерләнгән кебек ясалган берничә портретын күтәргән.
"Юнармия"нең төбәк штабы җитәкчесе Александр Струхин журналистларга сөйләвенчә, әлеге йөреш - Кораллы көчләрне яклаучы саналган Георгй Победоносец көненә багышланган "Без бер язмыш белән бәйләнгән" проектының бер өлеше. "Төрле костюмнар кигән укучылар төрле чорларны, шул исәптән Путин чорын тәкъдим итте. Без үзебезнең колоннаны Путин портертлары һәм аның чыгышларыннан цитатлар белән билгеләдек", дигән Старухин. Аның сүзләренчә, йөрештә шулай ук казаклар, куәт оешмалары, балалар бакчалары һәм мәктәпләр вәкилләре катнашкан.
Шул ук вакытта коронавирус инфекциясе эпидемиясе сәбәпле шәһәрдә киңкүләм чаралар тыелган.
Тверь өлкәсенең Лихославльский районы хакимияте 9 майда "бәбиләр парады" уздырырга җыенган иде. Анда балалар бакчаларына йөрүчеләр хәрби форма киеп катнашырга тиеш иде. Әмма, түрәләр сүзләренчә, Роспотребнадзор парадны уздырмаска киңәш иткән һәм ул булмаячак.
Оппозиционер Алексей Навальный көрәштәше Леонид Волковка һәм DOXA студентлар журналының дүрт журналистына гыйнвар протестларыннан соң балигъ булмаганнарны килештерелмәгән урам чарасында катнашуга җәлеп итү өчен җинаять эше кузгатылды.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!