Accessibility links

Кайнар хәбәр

Яртылаш янган Каракүл авылына ярдәмгә 150 мең сум акча җыелган


Каракүлдә янган йорт урыны
Каракүлдә янган йорт урыны

Омски өлкәсендә көчле янгыннан зыян күргән татар авылы Каракүл кешеләренә ике көн эчендә 150 мең сум акча, берничә йөк машинасы кием һәм азык-төлек җыелган.

6 майда янгын чыгып, 25 корылмасы көлгә калган Каракүл авылы кешеләре өчен ярдәм җыю бара. Ике тәүлек эчендә 150 мең сум акча, берничә йөк машинасы кием һәм азык-төлек җыелган.

"Каракүл авылында янгыннан зыян күргәннәр өчен ике көндә 150 мең сум акча җыелган, шулай ук азык-төлек, кием һәм башка төр һуманитар ярдәм килә, Русия шәһәрләреннән һәм башка илләрдән ярдәм итәләр" дип белдерде Азатлыкка Омски өлкәсе "АЮ" Татар яшьләре берлеге.

Омски өлкәсе мөселманнары диния нәзарәтендә дә Каракүл авылы кешеләре өчен акча һәм кирәк-яраклар җыела. 8 майда аннан Каракүлгә азык-төлек, кием, келәмнәр һәм көндәлек кирәк булган башка әйберләр төягән йөк машинасы озатылган.

Ярдәм җыюны оештыручылар әйтүенчә, бу эштә бөтен татар иҗтимагый оешмалары, аларның җитәкчеләре һәм Каракүл кешеләренең бу хәленә битараф булмаган кешеләр актив катнаша.

6 май көнне Омски өлкәсенең Большеречье районы Каракүл авылы 15 сәгать эчендә яртылаш янып бетте. Барлыгы 14 торак йорт, бер кибет, һәм тагын корылма янды, йортларның мичләре генә утырып калды. 20ләп гаилә йортсыз калды.

Себердәге Каракүл авылында янгын: 20ләп гаилә йортсыз калды
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:26 0:00

Янгын 6 май көндезге берләр тирәсендә чыккан. Ут көнбатыштан, коры үлән һәм камышлар аша килгән диелә. Ике йорт янып яткан вакытта янгын сүндерүчеләр дә килеп җиткән, ләкин көчле җил сәбәпле, ут башка йортларга бик тиз күчкән, аны 15 сәгатьтән генә җиңә алганнар.

Каракүл авылы – борынгы себертатар авылларының берсе, андагы йортлар матурлап бизәкләп эшләнгән тәрәзә яңаклары белән тарихи-мәдәни кыйммәткә ия иде. Моннан тыш, авыл халкының үзенә генә хас гореф-гадәтләре дә сакланган.

Каракүлдә 48 кеше яши, барысы да шушы авылда туган, гомер иткән кешеләр, янгында кемнеңдер тулысы белән йортлары янып көлгә әйләнгән, кемнеңдер хуҗалыклары янган, маллары абзарларында һәлак булган.

Каракүлдән берсе дә күченеп китәргә җыенмый. 7 май иртәсендә авылга Омски өлкәсе губернаторы Александр Бурков килде, ул янгында йортсыз калучыларга ярдәм күрсәтеләчәк, йортлар төзеләчәк дип вәгъдә итте. Каракүлдә янгыннан зыян күрүчеләргә Омски губернаторы йортлар төзеп бирергә вәгъдә итте, әмма хәзерге вакытта тагын өч күрше татар авылына янгын чыгу куркынычы яный. Татарлар кизү торып авылларын саклый.

Үләнкүл һәм Тусказан авыллары тирәсендә дә урман яна. Бүген шушы ике авыл арасында янгын белән көрәшкәннәр. Бу авыл кешеләре урманнардагы янгынны сүндерәләр, өстәмә рәвештә авыл белән урман арасындагы җирне сөреп, ут килүне туктатырга тырышалар.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG