Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кабулда мәктәп янындагы шартлауда дистәләрчә кеше һәлак булган


Кабул хастаханәсенә китертелгән яраланган кеше
Кабул хастаханәсенә китертелгән яраланган кеше

Һәлак булучыларның күпчелеге – 11-15 яшьлек мәктәп укучылары.

Әфганстан башкаласы Кабулдагы мәктәп янында булган шартлаулар нәтиҗәсендә һәлак булучылар саны 50дән арткан, дистәләрчә кеше яраланган. Бу турыда Әфганстан рәсмиләренә сылтанып Reuters хәбәр итә. Associated Press язуынча, һәлак булучыларның күпчелеге 11-15 яшьлек мәктәп укучылары.

Әфганстан эчке эшләр министрлыгы кимендә 52 кешенең яралануын хәбәр итә, алар арасында мәктәп укучылары күп диелә.

Әфганстан президенты Әшраф Гани шартлауларны террор гамәле дип атады. Аны оештыруда ул Талибан хәрәкәтен гаепләде. Талибан хәрәкәте исә шартлауларга катнашы булмавын белдерде, аларны хөкем итте.

Әлегә шартлаулар өчен җаваплылыкны үз өстенә беркем дә алмаган.

Соңгы арада Әфганстанда киеренкелек артты. Апрель аенда АКШ 2021 елның 11 сентябренә кадәр бу илдән гаскәрләрне чыгарачагын игълан итте. Әфган җитәкчелеге моннан соң Талибан хәрәкәтенең ил буйлап һөҗүмнәрне ешайтуын белдерә.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG